Ярышлылар язгы чәчүне Җиңү көненә төгәлләргә исәпләп торалар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән пәнҗешәмбе көнгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бу көнгә 90 процентка, уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 64 процентка башкарылган. Бүгенге көнгә, районда булган 48 мең гектар чәчүлек мәйданының 1700 гектарында арпа, солы, борчак, люпин, азык культуралары, шикәр чөгендере...