Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ул вакытларда атом, радиация сүзләренең мәгънәсенә төшенмәдек шул», – ди Сабирҗан Габидинов

26 апрель көнне Чернобыль авариясенә 30 ел тулу уңае белән әлеге фаҗига искә алынды. Районыбызда радиация казанында гына кайнаган түгел, Совет армиясендә хезмәт иткән чорда атом-төш сынау полигонына эләгеп, барысын да үз күзләре белән күргән, радиация көчен үз тәне аша кичергән райодашларыбыз да бар. Шуларның берсе Теләнче Тамак авылында гомер...

Сабирҗан Кәрим улы Габидинов 1939 елның 18 гыйнварында элеккеге Ворошилов районы Таулык авылында биш балалы Кәрим һәм Шәмселбануның дүртенче нарасые булып дөньяга аваз сала. Күрше Шыгай авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәренә барып, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Әле яңа 17 яшен тутырган егетне Казахстанга чирәм җирләрне үзләштерүгә җибәрәләр. «Биредә кыр эшләрен башкарганда, хәрби киемнәр кигән кешеләр килеп, көндезге сәгать 3тә сынаулар була дип искәртәләр иде. Без тракторларны сүндерәбез дә, җиргә ятабыз. Шартлау ишетелә. Ул тынгач, торып басабыз да, тракторларны кабызып эшкә тотынабыз. Яшь чак бит, радиация, атом сүзләрен аңлатучы кеше юк», - дип искә ала бүген Сабирҗан абый.

Биредә бер ел чамасы эшләгәч, егет 1958 елда туган ягына кире әйләнеп кайта һәм армия сафларына чакырыла. Тагын Казахстан ягы - Семипалатинский өлкәсенә эләгә. Бирегә килү белән солдат егет ашыгыч тәртиптә машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. «Башта биредә хәрбиләрнең ни белән шөгыльләнүен ачык аңламадым. Кулларга радиация дәрәҗәсен үлчи торган прибор тоттыргач, өйгә язган хатларда кайда хезмәт иткәнне, биредә ниләр булганын, ниләрне күргәнне язмаска кушкач, билгеле булды - биредә атом бомбасы сынала. Шулай да, аның зарары никадәр нык икәнен төшенеп бетмәгән идек», - ди Сабирҗан абый.

- Шулай ике офицер атомщикны утыртып, юлга кузгалдык. Җир астына кереп китүче капка кырыена килеп туктадык. Капка белән җир арасы ком өемнәре белән капланган. Офицерлар кереп киткәнче миңа кара күзлек бирделәр һәм самолетлар күктә күренү белән җиргә ятарга, башны капларга боерык бирделәр. Менә күктә 3 самолет күренде - өчпочмак сыман төзелештә очып киләләр. Үзем җирдә ятам, үзем аларның җиргә ни атканнарын күзлим. Нәрсәдер җиргә төште һәм 30 секунд чамасы үткәннән соң җирне урыныннан кузгатырлык дәрәжәдә көчле шартлау булды. Әлеге шартлауның дулкыны баш миен кысып тетрәндерде. Исе дә, кайнары тоелмаган болыт күтәрелде җир өстеннән. Кире кайткач, машинаның тәгәрмәчен дихлорэтан дигән матдә белән сиптереп эшкәрттеләр. Әлеге сынаулар еш булды. Сынаулардан соң бакчадан яшелчә ашарга, кич белән казармадан чыгарга ярамый иде, тәрәзә пыялаларын еш алмаштырдылар биредә, - дип сөйләде миңа күргәннәрен әңгәмәдәшем.

Өч елдан артык хезмәт иткәч, ул туган авылына әйләнеп кайта. Колхозга инженер булып эшкә керә, фермада механик булып та хезмәт куя. Хуҗи авылы кызы Равилә белән тормыш корып җибәрәләр. «Вакыт үтеп, тәҗрибә туплагач, олыгайган саен, үземнең кайда булганыма һәм ни белән эш иткәнемә ныграк төшенә башладым. Чернобыль фаҗигасы булганнан соң, сәламәтлегемә нинди куркыныч янаганын аңладым. Аллага шөкер, артык зыян килмәгән, күзләрем генә начар күрә башлады. Әлеге авыру нәселдән балаларга да күчте», - дип уфтана Сабирҗан абый.

Хәзерге көндә Сабирҗан абый Теләнче Тамак авылында балаларының кадер-хөрмәтендә яши. Өй кырында үз остаханәсен булдырган, йомыш белән килгән кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә ашыга ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев