Әлфия Когогина өч авылның керү юлларына милекче табарга ышандырды
Комсомолец поселогында сайлаучылар белән үткән очрашуда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага райондашлар тарафыннан сораулар күп бирелде. Әлеге чарада ул, бердән, бүгенге депутат буларак җавап тотса, икенчедән, Дәүләт Думасына VII чакырылыш сайлаулар алдыннан алдан тавыш бирүгә әзерлек кысаларында халык алдында чыгыш ясады. Алдан тавыш бирү 2016 елның 22 маенда...
Сайлаучылар белән очрашуда тагын өч кандидат - «Россия өчен» халык фронты» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин, «Индиго» ҖЧҖ генераль директоры Максим Боев, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы филиалы доценты Андрей Швеев катнашты.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлеге оештыру комитеты тарафыннан әлеге очрашуга җаваплы итеп билгеләнгән Светлана Захарова үз кандидатураларын Дәүләт Думасына депутатлыкка тәкъдим итүчеләрнең мондый дебатларда яки сайлаучылар белән мөстәкыйль рәвештә очрашу хокуклары барлыгын билгеләп үтте. «Алдан тавыш бирү бу юлы элеккеге кебек партия эчендә генә үткәрелми, бу чарада хәзер партия әгъзалары, аның тарафдарлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша ала. Аларның чит ил банкларында активлары, акчалары, кыйммәтле байлыклары сакланмаска, хөкем ителгән булмаска тиешләр», - дип ачыклык кертте ул.
Тукайлылар алдында иң беренче булып Максим Боев чыгыш ясады. Үзе турында сөйләп, ул дезинфекция һәм көнкүреш химиясе товарлары җитештерүче һәм сатучы оешманы җитәкләвен, ТКХ, мәгариф, медицина һәм башка тармаклардагы проблемаларны яхшы белүен, мәсәлән, БДИга кискен каршы торуын билгеләп үтте. Депутатлыкка сайланган очракта төп игътибарны шушы мәсьәләләргә юнәлтәчәкмен дип белдерде.
Әлфия Когогина киләсе чакырылышта да депутат булып сайланганда эчке базарны тулысынча үз җитештерүчеләребезнең продукциясе белән тәэмин итүне, кече һәм урта эшмәкәрлекне яклауны үз эшчәнлегемдә төп максатым итеп куям дип белдерде. «Авыл кешесе шәһәрдәге кебек үк уңай шартларда яшәргә тиеш, аның өчен ныклы эшкәртү сәнәгате булу мөһим», - диде ул.
Бүгенге депутат буларак, Әлфия Гомәровнага, нигездә, авыл җирлеге башлыклары сорау бирде. Круглое Поледан Эльмира Низамиева җирлекләрнең башкарма органнарында штатларның кыскаруын, ә эш күләменең көннән-көн артуын әйтеп үтте, бу мәсьәләнең федераль дәрәҗәдә игътибарга алынуын сорады. «Рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр бик күп барлыкка килә. Бу шәһәр яны җирлекләрендә аеруча актуаль. Аларны чистартып бетерергә авыл җирлегенең финанс ягыннан да, техник яктан да мөмкинлеге юк. Ә күзәтчелек органнары штрафларны безгә яза. Бу мәсьәләне дә күз уңына алсагыз иде», - дип мөрәҗәгать итте Шилнәбаштан Ольга Гончарова. Кече Шилнәдән Геннадий Харитонов «Түбән Кама» милли паркы территориясенә кергән Белоус, Ильичевка, Опушка авылларына илтүче юлларның хуҗасы булмавын һәм шуңа бәйле рәвештә аны тоту беркемгә дә йөкләнмәгәнен әйтеп үтте. Әлфия Гомәровна активистларның бу проблеманы инде аңа җиткерүен, хәл итүне сорап Экология министрлыгына чыгуын хәбәр итте. «Бүген әлеге юлларны тоту механизмы карала. Юлның хуҗасы һәм шуның белән бергә аны тотуга җаваплы кеше булыр, мин моның белән шөгыльләнәм», - дип ышандырды. Шулай ук районның иң актуаль проблемаларыннан берсе - юллар төзү буенча федераль ярдәм булмас микән дип сорадылар депутаттан.
Чираттагы кандидат Равил Хөснуллин «Халык фронты»ның ил, республика күләмендәге күп кенә программаларның инициаторы булуын, мәсәлән, ана капиталы программасын озынайтырга тәкъдим итүен билгеләп үтте. «Дөресен әйткәндә, без халык һәм власть арасындагы мәгълүмат порталы», - дип ачыклык кертте ул.
Андрей Швеев үз чыгышында мәгариф, фән темаларына кагылды. Депутат булып сайланган очракта шушы юнәлешләрдә эшләячәкмен, диде.
Халык чыгышларны кызыксынып тыңлады. «Мондый очрашулар сайлаучылар өчен бик мөһим. Бүген кандидатлар турында күп мәгълүмат алдык. Хәзер аны кайтып авылдашларыбызга җиткерәчәкбез. Бары тик без тавыш биргән депутатлар ышанычыбызны акласын. Безгә, авыл халкына, реаль ярдәмнәре тисен», - дип, очрашу ахырында үз фикерләрен белдерделәр Яңа Сарайлыдан Гөлия Сәлимова һәм Иске Гәрдәледән Гүзәлия Попова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев