20 июнь 2022 яңалыклары
-
1 июльдән 10 мең сум бирелә: аны алу шартлары
Пособие берничә төрле булачак. Берсе балалы гаиләләргә һәм йөклелекнең иртәнге срогында учетка баскан хатын-кызларга кагыла. Дәүләт хезмәтләре порталына шулай ук мәктәп яшендәге балаларга түләү алу (бер балага бер тапкыр бирелә) турында гариза тапшырырга мөмкин. Шул ук вакытта аз керемле гаиләләрдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10ар мең сум алырга була.
-
Авыл хуҗалыгын автоматлаштыруга ярдәм итү
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тармакны 2030 елга кадәр цифрлаштыру стратегиясен кабул итте. Стратегия кысаларында АПКны цифрлаштыруны арттыруга ярдәм итә торган берничә проект һәм программа эшләнде. Тармакны автоматлаштыруга аерым игътибар бирелде, теләгән кешеләр авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә автоматлаштыруга ярдәм итү программасында катнаша алалар.
-
Агачллар киселсә дә, яңалары утыртыла
Районыбыз аша үтә торган яңа федераль трассасы төзелеше 60 меңнән артык агачны кисүне таләп итә. Июльдән сентябрьгә кадәр юл төзүчеләр агач кисү белән шөгыльләнәчәк, шулай ук вак куаклар да киселәчәк.
-
Уңышлы чыгыш ясадылар
Нурлат шәһәрендә 2007-2008 елларда туган үсмерләр арасында “Күн туп” Бөтенроссия футбол бәйгесенең республика финал ярышлары булып музды. Анда бөтен республикабыздан ике дистәгә якын команда катнашты. Безнең Тукай районы үсмерләре бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар, нәтиҗәдә өченче мактаулы урынны алдылар.
-
Өч йорт янып бетте
Тукай районы Казаклар авылында янгын чыгып өч йорт янды. Янгынчылар килеп җиткәнче ут телләре агач корылмаларга тиз тарала зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта янгынның чыгу сәбәпләре ачыклана, урында белгечләр эшли. Утның тиз арада таралуына сарайлар, абзар һәм башка корылмаларның бер-берсенә якын урнашуы булышлык итте һәм җил дә көчле исә иде. Тукай районында янгыннан зыян күрүче гаиләләргә ярдәм йөзенннән матди ярдәм җыю оештырылды.
-
Дәрәҗәле бүләк
Бүген Тукай районы хакимиятендә дүшәмбе киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарының рәхмәт хаты белән Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров бүләкләнде. Шушындый ук бүләккә Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев та лаек булды.
-
Җан һәм тән дәвасы бирәләр
Безнең Яңа Сарайлы авылында чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек гаилә яши. Рәфыйк Миннерәхим улы Гыйльфанов дүрт балага менә дигән әти, мәчетебезнең имамы, хатыны Гөлназ Гомәр кызы, авылыбызның хөрмәтле фельдшеры. Бу гаилә авылыбызга 2006 елны килеп урнашкан иде. Үзем шушы авылда туып-үскән кеше мин. Элек бездә мәчет тә, медпункт та юк иде. Бабайлардан калган мәчетнең манарасын 1949 елда кистеләр дә, клуб ясадылар. Медицина ярдәме кирәк булса Иске Гәрдәле авылы медпунктына йөрдек. Хәзер авылда шәфкать туташының булуы үзе бер бәхет. Гыйльфановлар күчеп килгәч, Гөлназга эш урыны булсын өчен ул вакыттагы авыл советы депутаты Рәфыйк Батталов тиз генә клубта бер бүлмә бирде, Гөлназ шунда авылдашларны кабул итә башлады.
-
Тыл ветераны – Мөслимә апа
Бүгенге көндә авылыбызда биш «тыл ветераны» яши. Закирова Тәрзимә Шәмсетдин кызы (14.04.1926), Кашапова Әлфия Сибгәтулла кызы (31.05.1928), Хуҗина Мөслимә Ситтик кызы (25.03.1930), Төхбәтуллина Фәния Фәрхетдин кызы (28.07.1930), Муллануров Зөлфәт Мулланур улы (17.02.932).
-
Лагерьда күңелле булды
Иштирәк авыл мәдәният йорты базасында «Тамчы» үрнәк театр коллективында тагын бер ел шөгыльләнүебез һәм чыгыш ясавыбыз артта калды. Һәм елның иң матур вакыты җитте. Ә җәй белән бергә искиткеч «Ишкәй» лагере да эшли башлады. Ул безнең өчен иң кадерле, җылы мөхитле урын. Лагерьда бөтен эшчәнлек, үткәрелгән чаралар укучыларны савыктыруга һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга омтылыш тудыруга юнәлдерелде.Экологик тәрбиягә дә зур игътибар бирелде.
-
Уңышлы чыгыш ясадылар
Нурлат шәһәрендә 2007-2008 елларда туган үсмерләр арасында “Күн туп” Бөтенроссия футбол бәйгесенең республика финал ярышлары булып узды.
-
«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы бара
Татарстанда 1 июньнән 27 июньгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы бара. 18 июнь көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» клуб берләшмәсе белән берлектә, «Татарстан» бистәсе үзәгендә «Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!» исемле яшьләр арасында наркомания таралуны кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максаты белән акция үткәрделәр.
-
Үз көчләре белән
Түбән Суык Су авылы халкы һәм биредә яшәүче эшмәкәрләр авыл башындагы паркны үз көчләре белән торгызалар. - "Нарат елга" - парк кына түгел, авылның җаны да. Парк 80-81 елларда, балачагым чорында булдырылды, - дип сөйли Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флера Ихсанова. - Яшем буенча аз булса да, мин аны ничек төзекләндергәнебезне, агачлар утыртканыбызны хәтерлим. Элек анда күл һәм халык ял итә торган урын булган, әмма вакыт узу белән паркны ташлаганнар. Ә бүген без авылның инициативалы кешеләре белән истәлекле урыныбызның элекке бөеклеген торгызырга булдык.