Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тыл ветераны – Мөслимә апа

Бүгенге көндә авылыбызда биш «тыл ветераны» яши. Закирова Тәрзимә Шәмсетдин кызы (14.04.1926), Кашапова Әлфия Сибгәтулла кызы (31.05.1928), Хуҗина Мөслимә Ситтик кызы (25.03.1930), Төхбәтуллина Фәния Фәрхетдин кызы (28.07.1930), Муллануров Зөлфәт Мулланур улы (17.02.932).

Мөслимә апа үзенең яшьлек еллары турындагы хатирәләрне онытмыйча, киләчәк буынга истәлек итеп калдырырга тели. Бигрәктә сугыш еллары аның хәтер сандыгында сакланып калган. Ул сугыш башланган 1941нче елның 22нче июнен дә, бүгенге көнгә кадәр, исеннән чыгара алмаган.
«Бөек Ватан сугышына кадәр әтәй Әҗмәкәй урманы янында урнашкан заготскотникка эшкә кергән»,- дип исенә төшерде Мөслимә апа. Бу вакытка алар әле яңа гына, гаиләләре белән Үзбәкстан якларында яшәп кайткан булалар.
Урман буенда землянка казып, стеналарына читән үреп, арасына салам тутырып беркетеп, җылытып үзләренә торак корып яшәгәннәр алар. Аталары авыллардан җыелган малны урман кырындагы каралтыда туплап, Казанга кадәр җәяүләп озата йөргән.
Бер көнне, әнкәләре Мәүҗидә апа барлы-юклы оннан ипи пешерергә дип, землянка эчендәге мич кебек әйбердә ут ягып җибәргән. Шул арада, ут очкынымы, ялкынымы коры ботаклар белән саламга каба һәм землянканы чорнап та ала. Әниләре ике кызларын: Бәһиҗә белән Мөслимәне тәрәзә тишегеннән төртеп төшерә. Бәхетеннәнме, Салих абыйлары землянкада булмый. Кызлар артыннан ипигә дигән камыр да очып төшә. Иң соңыннан корымга буялган Мәүҗидәттәй күренә. Иң үкенечлесе шул була, Үзбәктән кайткан ситсылар янып-көеп бетәләр. Нишлисең, «ничарадан бичара» дигәндәй, әниләре калдык-постык камырдан булса да, әмәлләп ипи пешереп ашата балаларына. «Шул ипекәйдән дә тәмле нәрсә булмагандыр безгә, ачлы-туклы яшәгән балаларга»,- дип сөйләп куйды Мөслимә апа шул хакта.
Бөек Ватан сугышы башланганда Талиповлар Ижауда булалар. «Әтәйне башка солдатлар белән бергә, «Чернушка» станциясеннән сыерлар ташый торган вагоннарга төяп сугышка алып киттеләр. Киткәндә әтәй миңа бер тәңкә кәгазь акча тоттырды. Мин ул вакытта 11 яшьтә идем. Кулымдагы акчамны селки-селки вагон артыннан озак йөгердем. Әтәй белән соңгы очрашуыбыз шушы булган икән. Без 3 бала, сугыш башланган көнне, мәңгегә атасыз калганбыз»,- дип сөйләде Мөслимә апа.
Мөслимә апаның әтисе, Талипов Ситтик Талип улы Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый, ул хәбәрсез югала. Хатыны Мүәҗидә апага, иренең 1942нче елда Белоруссия җирләрендә барган каты бәрелештә һәләк булганы, картлык көнендә генә ачыклана. Ниндидер сәбәпләр аркасынддыр аңа «похоронныйны» тапшырмаганнар.
Мүәҗидә апа, Әҗмәкәйгә Усай авылыннан килен булып төшкән, данлыклы итек басучы була. Бөек Ватан сугышы елларында, ул фронтка җибәрү өчен заказ буенча итек баса (итек, бияләй, йон оекбашларның хәтта размерлары да билгеле булганлыгы турында сөйли Мөслимә апа). Кызлары Мөслимә белән Бәһиҗә төне буе солдатларга бияләй, йон оекбашлар бәйлиләр. «Тырышып бәйләгез 
йон оекбашларыгызны, бәлки берәрсе атагызга эләгер, дип үзенчә ниндидер тамгалар да куя иде оекбашларга әнәй»,- дип исенә төшерә Мөслимә апа сугыш елларын.
Хуҗина Мөслимә бу елны 9нчы Май – Җиңү бәйрәмен башкалабыз Казанда, кызлары оныклары янында уздырды. Чөнки күзләре зәгыйфләнеп китеп операция ясатып йөрде. Моңынчы бер тапкыр да калдырмады ул Олуг Җиңү бәйрәмен. Әле узган елны да безнең белән бергәләшеп тыпырдап биеп йөрде. Бу бәйрәмне ул, ел саен көтеп ала шул. Түшенә юбилей медальләре, георгий тасмасын тагып, чын күңеле белән әзерләнеп бара авылда уздырылган митинигка. Түшендәге юбилей медальләре чыңын тыңлап моңсуланып, тыл ветераны булуы белән горурланып килә ул безнең янга. Әнә шулай, киләсе буынга үрнәк булып васыятен калдыра, хөрмәтле авылдашыбыз Мөслимә Хуҗина.
Мөслимә апа хәзерге вакытта балалары карамагында яши. Казанга кызына китсә, Әҗмәкәен өзелеп сагынып, җирсеп кайта. Ата-бабасының нигезе, үзенең туып-үскән авылы тарта аны.

 

Әнисә Әшрәпова,
Әҗмәкәй авылы

/Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

23

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев