20 март 2018 яңалыклары
-
Иордания короле Путинны Президент сайлауларында җиңүе белән котлады
Абдалла II Россия Президентына шалтыратты һәм аңа алга таба уңышлар теләде. Иордания короле Абдалла II Владимир Путинны Россия Президентын сайлауларда җиңүе белән котлады. Бу хакта "Известия" яза. Монарх телефоннан Россия лидерына яңа уңышлар теләде. Моннан тыш, Владимир Путин һәм Абдалла II телефоннан сөйләшү барышында ике ил хезмәттәшлеген актив үстерүдә үзара...
-
Татар көрәшчеләре журналистларны көрәшне активрак яктыртырга чакыра
Казанда көрәш мәктәбе директоры Азат Нөрмөхәммәтов татар көрәшендә аналитика юклыгын әйтә. Татар көрәшчеләре журналистларны көрәш темасын активрак яктыртырга чакыра. Бүген бу фикерләр "Татар-информ"да көрәш спортына багышланган матбугат конференциясендә яңгырады. Россия көрәш федерациясе вәкилләре көрәшне бренд буларак үстерү һәм популярлаштыру буенча журналистларга таянырга тели. "Журналистлар булмаса, аңлап язмаса, халык күрмәс иде,...
-
Менделеевск колониясендә бер хөкем ителүче үзенең авызын тегеп куйган
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хезмәткәрләре: "Хөкем ителүче үзенә биредәге шартларны җиңеләйтсеннәр өчен авызын теккән", дип саный. Менделеевскидагы 10нчы колониядә хөкем ителүче үзенең авыз кырыйларын тегеп куйган. Бу хакта "Татар-информ"га шәхси чыганаклардан билгеле булды. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, әлеге хәл 19 мартта булган. "Шул...
-
Уфада яшәүче хатынны телевизор өчен ирен үтерүдә гаеплиләр
Телевизор каналларын сайлауда уртак фикергә килә алмагач, хатын элеккеге иренең йөрәгенә пычак белән кадаган. Башкортстан Тикшерү комитеты соравы буенча, суд Уфада яшәүче 36 яшьлек хатын-кызны сак астына алырга карар чыгарган. Аңа "Үтерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 мартта кич белән...
-
Төмән татарлары “Искиткеч әбиләр-2018” фестиваль-бәйгесен үткәрәчәк
Конкурста туган телдә аралашкан, милли традицияләр нигезендә гаилә бәйрәмнәре үткәргән, татар милли ашлары әзерли белгән әбиләр катнаша. Төмән татарлары 28 мартта "Искиткеч әбиләр - 2018" шәһәр татар фестиваль-бәйгесен уздырачак. Конкурсны Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Конкурсның максаты - үсеп килүче буынны тәрбияләүдә...
-
Путин Татарстан чаңгычысын Паралимпиадада медаль алган өчен бүләкләде
Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Кремльдә узды. Россия Президенты Владимир Путин Паралимпия уеннарында чаңгы ярышы буенча көмеш һәм ике тапкыр бронза призеры - Татарстан чаңгычысы Марта Зәйнуллинага I дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлар өчен" орден медален тапшырды. Дәүләт башлыгы паралимпиячеләрне Пхенчхандагы (Көньяк Корея) Уеннарда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. Дәүләт бүләкләрен тапшыру...
-
Татар көрәше турында беркайчан бер диссертация дә язылмаган
Безгә фәнни әзерлек, фәнни караш бик җитмәве күренә, ди яшь галим һәм көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов. Татар көрәше фәнни яктан өйрәнелеп бер диссертация дә язылмаган. Бу хакта көрәш буенча беренче диссертацияне язучы яшь галим һәм көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов әйтте. Әлеге мәгълүмат "Татар-информ"да уздырылган матбугат конференциясендә...
-
Чаллы поликлиникасыннан югалган диваннар табылган
Медицина учреждениесеннән диваннар югалу турында Чаллы кешесе "Халык контроленә" зарланган булган. Чаллының яңартылган 3 нче поликлиникасының көтеп тору залыннан йомшак диваннар югалмады, пациентлар саксыз файдаланганга күрә, аларны икенче катка күчерделәр, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Медицина учреждениесеннән диваннар югалу турында Чаллы кешесе "Халык контроленә" зарланган...
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы поликлиникада түләүле коляска урыны турында аңлатма бирде
Видеокамералар урнаштырганнан соң коляскаларны саклаган өчен түләү алынмаячак, дип әйттеләр министрлыкта. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллының 4 нче балалар поликлиникасында түләүле коляска урыны турында аңлатма бирде. Поликлиникада аерым керү юлы белән коляскалар урыны медучреждениенең төзекләндерү проектында каралган, шуннан соң анда саклау оештырылган. Бу хакта "Халык контроле"ндәге ведомство аңлатмасында әйтелгән. "Түләү...