19 август 2016 яңалыклары
-
Мул уңышта өлеше зур аның
Август аеның соңгы ункөнлегенә керәбез. Көннәр коры һәм эссе тора. Район кырларында урып-җыю эшләре соңгы гектарларда башкарыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 августка бөртекле культураларның 40994 гектары урып-җыелган. Бу исә бөтен мәйданның 92 процентын тәшкил итә.
-
Кече Шилнәдә һәм Калмашта «Бердәм Россия»нең мобиль кабул итүчеләренә авылларны борчыган гомуми сорауларны җиткерделәр
«Бердәм Россия» партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү командасына Кече Шилнә авылында яшәүче пенсионер Николай Герасимов җирлеккә кагылышлы ике мөһим мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. Беренчесе - бүген районның баш авыртуы булган иң зур проблемаларның берсе - яңа төзелә торган участокларны инженерлык инфраструктуралары белән тәэмин итү. Ә бу Кече Шилнә җирлегендә аеруча...
-
Районның бөтен мәктәпләре дә «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясенә кушылды
«Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе барышында элеккеге чыгарылыш укучылары тарафыннан районның 23 мәктәбенә дә ярдәм күрсәтелде. Әйтергә кирәк, районыбызның иганәчеләре әлеге республика акциясеннән бер дә читтә калмады. Район мәгариф идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның бүгенге көненә кадәр белем бирү учреждениеләренә 1 миллион 322 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән....
-
Эшлекле сәфәр
Кичә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Синтез» ватерпол клубы вице-президенты Ирек Зиннуров эш сәфәре белән безнең районга килделәр. Иртәнге якта алар Сосновый Бор авылындагы «Яшьлек» спорт комплексы эше белән таныштыралар. Аннары республика программасы кысаларында төзелгән тагын ике объектта - Түбән Суыксу һәм Биклән авылларындагы спорт мәйданчыкларында булдылар, анда...
-
Участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укулар үтте
Районда әлеге чара 18 августта узды. Укуларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ачты. Ул 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның елның иң мөһим вакыйгасы булуын билгеләп үтте. Искә төшерәбез, депутатлыкка кандидатлар өчен партия исемлеге һәм бермандатлы сайлау округы буенча тавыш бирәчәкбез. Тукай районы Яр Чаллының 29нчы...