Мул уңышта өлеше зур аның
Август аеның соңгы ункөнлегенә керәбез. Көннәр коры һәм эссе тора. Район кырларында урып-җыю эшләре соңгы гектарларда башкарыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 августка бөртекле культураларның 40994 гектары урып-җыелган. Бу исә бөтен мәйданның 92 процентын тәшкил итә.
Гектардан уртача 32,6 центнер уңыш җыеп алына. «Гигант» хуҗалыгы игенчеләре быел иң югары күрсәткечкә ирештеләр, 960 гектар бөртекле-кузаклы культураларның һәр гектарыннан уртача 52,1 центнер рекордлы уңыш җыеп, район күләмендә әйдәп баручылардан саналалар. «Ирек» - 42,5, «Алмаз» - 40,1, «Кама» агрофирмасы - 38,1, «Чаллы яшелчәсе» - 35,5, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык игенчеләре гектардан 35,1 центнер уңыш белән сөендерделәр. Әлегә «Кама» агрофирмасы, «Ярыш» хуҗалыклары ахыргы мәйданнарны суктырып җыеп алгач, күрсәткечләрнең тагын да яхшыруына өмет итеп була.
Урып-җыю эшләре белән бергә көзге бодай һәм арыш чәчү вакыты да җитте. Туфракта дым җитәрлек булмау сәбәпле, бу эш сузыла, районда нибары 13 процентка үтәлгән. 18 августка районның җиде хуҗалыгы бу мөһим эшкә бөтенләй керешмәгән иде. Көзге чәчү өчен орлык әзерләүне һәм корткычларга каршы агулауны да сузарга кирәкми.
Һәр агротехник эшне үз вакытында башкарып, киләсе ел уңышына ныклы нигез салу - игенчеләребезнең мөһим бурычы.
***
Уракка төшкәннән бирле бер тамчы яңгыр төшкәне юк. Җир өстенә яланаяк басарлык түгел, пешерә. Иртәнге салкынча һавада комбайнчылар төшке ашка кадәр хәйран гына суктырып алдылар. Үзара да яңа техниканың өстенлеге, уңайлыгы турында сөйләшеп алалар. Кара инде, «Гигант» хуҗалыгының 90 гектарлы арпа басуын «Магдон» ургычы белән механизатор Илгиз Шәйдуллин көн ярымда теземнәргә егып салды. Теземнәре куе, атлап чыкмаслык иде.
Төшке аш вакытында «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов комбайнчыларга әлеге кишәрлекне ике көндә суктырып алу бурычын куйды. Аннары атаклы комбайнчы, «Почет билгесе» ордены иясе Алексей Ширчиков белән киңәшкәндәй итеп: «Булдырып чыгарбыз бит, Алексей дәдәй», - диде. Комбайнчы ашыннан бүленеп, арпаның контроль суктырудагы чыгышы гектарыннан 47 центнерга тартуын әйтте. Мондый уңышны көн әйбәт чагында, берәр сәгать артыграк эшләп, суктырып алу мәслихәт булыр, дип тә өстәде. Җитәкче агроном комбайнчының ниятен хуплады. Икенче көнне Иске Гәрдәле арпа басуында өч комбайн теземнәрне җыеп, суктыра иде инде. Бер-бер артлы тәртип белән теземнәрне йотып, бункерларына гәрәбәдәй арпа агыла торган комбайннар килешен көтеп алдык.
- Комбайнчыларны озаклап тоткарламыйк, кызу эш өсте, - дип кисәтте хуҗалык башлыгы. Шулай да арада иң өлкәне Алексей Ширчиков белән сөйләшеп алырга форсат туды. Аны беренче генә очратуым түгел. Техника ремонтлаганда да, трактор белән җир сөргәндә дә очрашканыбыз бар.
«Мин чирек гасыр инде туган җиремдә иген үстерәм. Мул уңыш алуыбызга куанып бетә алмыйм. Пенсия яшенә җитеп, эштән туктармын инде, - дип уйлаган идем. Җитәкчебез Риф Хәниф улы: «Әлегә сине алыштырыр кешем юк. «Дон» комбайның һәрчак төзек. Синең кебек аның телен белүче юк», - дип дәртләндергәч, урып-җыюны рәхәтләнеп, иркен сулап вакытында башкарып чыктым. Быел бөртеклеләрдән уртача 50 центнердан артык уңыш җыеп алганбыз икән, анда үземнең хезмәт өлешемне тою күңелгә бик тә хуш килә, горурлык уята», - дип шатлыгын уртаклашты тәҗрибәле комбайнчы Алексей Ширчиков.
Хәмит Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев