Эшлекле сәфәр
Кичә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Синтез» ватерпол клубы вице-президенты Ирек Зиннуров эш сәфәре белән безнең районга килделәр. Иртәнге якта алар Сосновый Бор авылындагы «Яшьлек» спорт комплексы эше белән таныштыралар. Аннары республика программасы кысаларында төзелгән тагын ике объектта - Түбән Суыксу һәм Биклән авылларындагы спорт мәйданчыкларында булдылар, анда...
Кичә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Синтез» ватерпол клубы вице-президенты Ирек Зиннуров эш сәфәре белән безнең районга килделәр. Иртәнге якта алар Сосновый Бор авылындагы «Яшьлек» спорт комплексы эше белән таныштыралар. Аннары республика программасы кысаларында төзелгән тагын ике объектта - Түбән Суыксу һәм Биклән авылларындагы спорт мәйданчыкларында булдылар, анда шөгыльләнүче балалар белән аралаштылар.
Әлеге объектларның ничек эшләве белән танышканнан соң, кунаклар районның авыл җирлекләре башлыклары, яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм, мәгариф, социаль яклау, мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре белән очраштылар. Әлфия Когогина районда универсаль спорт мәйданчыкларының эшләвеннән бик канәгать булуын белдерде, аларның буш тормавы иң мөһиме дип ассызыклады. Программа эшли башлаганнан бирле республикада шундый 450 объект төзелүен билгеләп үтте. Башка өлкәләргә кагылып, мәгариф тармагында яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзүнең көн кадагындагы мәсьәлә булуын әйтеп үтте. Медицинада ашыгыч ярдәм машиналары белән тәэмин итү проблемасы кискен торуын белдерде.
Ирек Зиннуров Тукай районы халкына спорт өлкәсендә актив эшләүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Очрашуда район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова һәм социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова хезмәттәшләре алдында 7 айлык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев