Кече Шилнәдә һәм Калмашта «Бердәм Россия»нең мобиль кабул итүчеләренә авылларны борчыган гомуми сорауларны җиткерделәр
«Бердәм Россия» партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү командасына Кече Шилнә авылында яшәүче пенсионер Николай Герасимов җирлеккә кагылышлы ике мөһим мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. Беренчесе - бүген районның баш авыртуы булган иң зур проблемаларның берсе - яңа төзелә торган участокларны инженерлык инфраструктуралары белән тәэмин итү. Ә бу Кече Шилнә җирлегендә аеруча...
Искә төшерәбез: «Бердәм Россия» активистлары бу көннәрдә партиянең сайлау алды агитациясе программасы кысаларында махсус график буенча республика шәһәрләренә һәм авылларына чыгалар һәм бу җирлектә яшәүчеләрдән РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга сораулар һәм теләкләр кабул итәләр. Команда моңа кадәр Круглое Поле поселогында һәм Биклән авылында булган иде инде. Чираттагы очрашу Кече Шилнә һәм Калмаш авылларында үтте.
Николай Герасимов мөрәҗәгатенең башында Кече Шилнә авыл җирлегендә соңгы елларда күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасында эшләп килүче программаларның төзелеш һәм төзекләндерү эшләрендә авылларга зур ярдәм булуын белдерде. Бүген хакимият башында бердәмроссиялеләр тора, проектлар да алар көче белән тормышка ашырыла, бу киләчәктә дә шулай дәвам итсен, сайлауларда аларга уңышлар насыйп булсын дип теләде. Халыкның яшәгән урынына килеп наказлар җыюны яхшы гамәл дип белдерде.
Кече Шилнә кебек эре җирлектә башкарылган эшләр белән беррәттән хәл итәсе проблемалар да бик күп. Җирле пунктларны инфраструктура белән тәэмин итү алар арасында иң көн кадагында торганы. Бүген җирлектә 3 меңләп кеше теркәлгән. Яңа йортлар төзүчеләрне, әле теркәлергә өлгермәгәннәрне дә исәпләгәндә, биредә яшәүчеләр саны якынча 20 меңгә җитә. Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Генадий Харитоновның белдерүенчә, соңгы вакытта һәр елны уртача 450ләп яңа йорт төзелә. Җирле пунктларның киңәюе нәтиҗәсендә Восточный, Маленькая Страна, Алан, Ближний, Южный, Зарековка, Филатовка, Манхеттен дип аталган яңа микрорайоннар барлыкка килде. Бу участоклар хәзергә электр белән генә тәэмин ителгән, газ, су кертергә кирәк, ди җирлек башлыгы. Мобиль кабул итүгә килгән Николай Герасимов депутатлыкка кандидатларга һәм бүгенге депутатларга яңа микрорайоннарны мәктәп, балалар бакчасы, социаль объектлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә игътибар итәргә кушты. Бар кешенең дә балаларын шәһәргә йөртергә мөмкинлеге юк, диде ул. Бу мәсьәләне җәмәгать кабул итүе вакытында яшь әниләр дә күтәрде. Алар шулай ук бакчаларга түләүнең югары булуын да әйтеп үттеләр.
Җирлектә яшәүчеләрне бик нык борчыган тагын бер сорау - юллар төзү һәм ремонтлау. Әлбәттә, торак төзелеше артыннан юллар төзелеше бүген берничек тә куып җитә алмый. Бу мәсьәләгә дәүләт тагын да якынрак килсен, депутатлар моны үз программаларында иң беренче чиратта торган эшләр исемлегенә кертсеннәр иде, диделәр кечешилнәлеләр. Дөрес, бу юнәлештә кулдан килгән кадәр эшләр башкарыла. Мәсәлән, бүген дәүләт программалары кысаларында ике участокта юллар төзекләндерелә. Кече Шилнәнең Ленин урамында 880 метрда вак таш салына, Олы Шилнәнең Терлекчеләр урамы Яр Чаллының Нурми Шәрипов урамы белән тоташтырыла. Монда 1 километрлы бу участокта асфальт салына. Шулай ук җитәкчелек юллар ремонтлауга инвесторлар җәлеп итү җаен да тапкан. Шәһәрдән Ближний микрорайонына илтүче юл бүген алар көче белән төзекләндерелә.
Николай Герасимовның мәдәният йортының торышына кагылышлы соравы да бик актуаль.
- 34 ел элек төзелгән әлеге бина бүген, чыннан да, авария хәлендә. Түбәсеннән су ага, фундаменты ярылган, тәрәзәләре җимерек хәлдә, канализация тыгыла һ. б. Капиталь ремонтсыз мәдәният йортының тиешенчә эшләвен тәэмин итеп булмаячак. Барлык эшләр ким дигәндә 10 млн сум акча таләп итә. Дәүләт программасыннан башка төзекләндерү мөмкин түгел, - ди җирлек башлыгы.
- Культуралы ял авылның кечесенә дә, олысына да бик кирәк. Мәдәният йортында бакча баласы өчен дә, безнең кебек өлкәннәр өчен нинди дә булса шөгыльләр булуын телибез. Ә тулы эшчәнлек алып бару өчен, беренче чиратта, мәдәният объектында уңай шартлар кирәк. Депутатларга мин менә шуларны җиткерәм, - диде Николай Герасимов.
Әйтергә кирәк, Кече Шилнә халкы җәмәгать кабул итүенә актив килде. Биредә барлыгы 13 наказ кабул ителде. Круглое Поле, Бикләндәге кебек үк монда да халык, югарыда саналган проблемаларга өстәп, сугыш елы балаларына социаль ярдәм, пенсияләрне арттыру мәсьәләләрен дә күтәрде.
Аннары мобиль пункт Калмаш авылына күчте. Биредә «Бердәм Россия» активистларына 9 кеше мөрәҗәгать итте. Мәдәният йорты директоры Гөлшат Лотфуллинадан шулай ук бинага ремонт кирәклеге турында наказ керде. Укытучы Илсөяр Нәкыйпова мәктәпнең, шуның белән бергә эш урыннарының саклануына рәхмәтен җиткерде. «Ә бу авылның да саклануы, үсүе», - диде ул. Шәхси эшмәкәр Фәнис Хәсәнов депутатлардан җир турындагы законны камилләштерүне сорады. 35 яшьлек инвалид кызын тәрбияләүче Әлфия Могыйнова физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен шартлар тудырылуы, үтенечләренең җитәкчелек тарафыннан кире кагылмавы өчен рәхмәтен белдерде.
- Мобиль кабул итү командасы инде шактый районнарда һәм шәһәрләрдә булды. Халык, әлбәттә, мондый чараның оештырылуына уңай карый, кызыксынулары арта. Мөмкинлектән файдаланырга, үз наказларын җиткерергә ашыгалар. Шунысы уңайлы, монда кабул итүгә алдан язылып, чират торып керәсе түгел, активистлар синең өеңә үзләре киләләр. Авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр, нигездә, үз җирлекләрендәге бөтен халыкны борчыган гомуми сорауларны күтәрәләр. Моңа торак-коммуналь хуҗалыклары проблемалары, юлларны ремонтлау, пенсия, социаль яклау мәсьәләләре һәм башкалар керә. Сорауларның барысы да үзәк штабка тапшырыла, - дип нәтиҗә ясый мобиль төркем җитәкчесе Александр Паймухин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев