Участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укулар үтте
Районда әлеге чара 18 августта узды. Укуларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ачты. Ул 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның елның иң мөһим вакыйгасы булуын билгеләп үтте. Искә төшерәбез, депутатлыкка кандидатлар өчен партия исемлеге һәм бермандатлы сайлау округы буенча тавыш бирәчәкбез. Тукай районы Яр Чаллының 29нчы...
Районда әлеге чара 18 августта узды. Укуларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ачты. Ул 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның елның иң мөһим вакыйгасы булуын билгеләп үтте.
Искә төшерәбез, депутатлыкка кандидатлар өчен партия исемлеге һәм бермандатлы сайлау округы буенча тавыш бирәчәкбез. Тукай районы Яр Чаллының 29нчы бермандатлы сайлау округына карый.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова, комиссия аппаратының оештыру-методик бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева участок сайлау комиссияләре әгъзаларының хокукый белемнәрен арттыру буенча лекцияләр укыдылар.
Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре укыту барышында сайлау законнарындагы үзгәрешләргә, сайлау комиссияләренең сәяси партияләр, кандидатлар, аларның вәкилләре, күзәтчеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән мөнәсәбәтләрен кору мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев