19 апрель 2017 яңалыклары
-
Бәтке авылы янында көймә белән елгага кергән биш кешенең икесе һаман да табылмый
Дүшәмбе көнне кич белән Кама елгасының Бәтке авылы янындагы урынында биш кешенең икесен коткаручылар бүген көне буе эзләде. Алар 14 км акваторияне әйләнде, Алабуга шәһәренә кадәр җиттеләр. Ләкин югалган ир-атларның берсенең курткасын гына таба алдылар, эзләү дәвам итәчәк, дип белдерде "Якты юл" газетасына Кече суднолар белән эшләүче дәүләт инспекциясе дәүләт...
-
Тукай районында «Экологик уикенд» үтте
19 апрельдә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова «Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында экология темасына дәрес үткәрде. Балалар бу чарада «Фиксики - Экология нәрсәгә өйрәтә?» дигән мультфильм карадылар, аннары бергәләп фикер алыштылар. Соңрак, командаларга бүленеп, табигатьне саклау темасына рәсемнәр ясадылар.
-
Кайбер районнарда кыш җитте, Тукай районында да кар ява башлады
Берничә көн алдан фаразланган кар бүген Тукай районына да килеп җитте. Кичкә һәм төнгә синоптиклар ноль градустан түбән һава торышы һәм кар явар дип вәгъдә итә. Кайбер районнарга инде көндез үк кыш килде. Әле генә Азнакай - Мөслим трассасыннан фотолар җибәрделәр. Тирә-як ап-ак кар. Күпләр автомобильләрендә кышкы резинаны җәйгегә алыштырырга...
-
Төтен юлының төзексез булуы түбәгә ут кабуга китергән
«Тогаево» бакчачылык ширкәтендә бакча йортының түбәсе яна. Ике катлы йорт мич белән җылытуга көйләнгән була. Төтен чыгу юлыннан түбәгә ут капканын хуҗа кеше сизми дә кала. Ялкынны күршеләре күреп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакыра. Тикшерүчеләр утны төтен юлының төзексез булуы аркасында чыккан дип билгелиләр. Круглое Поледа берүзе генә яшәүче 51...
-
«Россия балалары» профилактик чарасы үтә
Балигь булмаган балаларны наркотиклар һәм психотроп матдәләр белән бәйле җинаятьләрдән саклау максатыннан район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 17 апрельдән 26сына кадәр «Россия балалары» дигән профилактик операция үткәрә. Моның өчен бүлектә махсус штаб булдырылды. Аның составына кергән хезмәткәрләр авылларда торак секторга, балигъ булмаганнар тәрбияләнә торган учреждениеләргә, клуб, парк, мәдәният йортлары кебек...
-
Токымлы француз аты Тукай районын үз иткән
Район Советы Аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова җитәкчелегендә өченче төркем нигездә Сәмәкәй авыл җирлегендә эшләде. Өстән явып торган яңгыр да, салкын җил дә хуҗалыкларның әзерлегенә, эшләре барышына күз төшерүгә комачауламады.
-
Эре хуҗалыкларда әзерлек яхшы, ә кече фермер хуҗалыкларында әле проблемалар күп
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов җитәкчелегендәге комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүне «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак бүлекчәсеннән башлады. Тракторлар, тагылма агрегатлар парк эченә тәртипләп тезеп куелган. Техника яңартуга килгәндә, биредә быел ике яңа агрегат алганнар. «Киләсе атнада уҗым басуларына «туман» агрегатында һәм аэропланда ашлама кертә...
-
Тукай муниципаль районы Советының XIV утырышы үтә
Көн тәртибендә: 1. Тукай муниципаль районында 2016 елга бюджет үтәлеше турында хисап. 2. Татарстан Республикасында, шул исәптән Тукай муниципаль районы территориясендә гражданнарның хокукларын һәм иреген яклауның үтәлеше турында. 3. Муниципаль берәмлек Советының 20.06.2012 ел, №13/1 карары (2нче укылыш) белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр...
-
«Тоннель»дә иминият полисыннан башка йөрүчеләр күп ачыкланды
Район ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклау буенча «Тоннель» дип аталган махсус рейдлар үткәрә. 14 апрельдә Яр Чаллы - Сарман трассасында уздырылган шундый чарада инспекторлар һәм участок вәкаләтлеләре барысы 45 административ беркетмә төзеделәр. Хокук саклаучылар иминият полисыннан башка йөрүчеләрне күп ачыкладылар. Шулай ук куркынычсызлык...
-
Тикшерү бүлеге башлыгы тукайлыларны кабул итә
21 апрельдә сәгать иртәнге 10.00дән РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе Тукай районара тикшерү бүлеге башлыгы Роман Шипков халыкны кабул итә. Чара бүлекнең үзендә - Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69 йорт (47/12 йорты) үтә. Кабул итүгә килү өчен 8 (8552) 47-06-35 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
-
Татарстан мөфтие сайланды
17 апрель көнне Казан шәһәрендә VII Татарстан мөселманнары корылтае үтте. Анда Татарстан мөфтие, аның беренче урынбасары һәм баш казый сайланды. Мөфти итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казыйлыкка - Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары итеп «Котдус» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сайланды.
-
ТР Премьер-министры итеп Алексей Песошин билгеләнде
Президент Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры итеп Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итте. Документ республика парламентында кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Хөкүмәтенең элеккеге башлыгы Илдар Халиков эшеннән 3 апрель көнне үз теләге белән киткән иде. Алексей Валерьевич Песошин 1963 елда туган. Рус милләтеннән. Казан дәүләт университетын тәмамлаган, физика-математика фәннәре кандидаты.
-
Техника «имтихан тотты»: Васил Хаҗиев «Биклән»дә кызыксынып яңа тракторның кабинасына ук утырып карады
Быел район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге алдагы елларга караганда югарырак дәрәҗәдә, дип нәтиҗә ясады районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре 14 апрельдә узган тикшерүдән соң. Хуҗалыкларның әзерлеген 5 төркем бәяләде. Район хакимияте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган бу комиссияләр составында «Якты юл» газетасы журналистлары да эшләде.
-
Әлфинә ӘЗҺӘМОВА: «Радик Юльякшин – күңеле чиста һәм ачык булган бердәнбер җырчы, эстрадада эче тулы корт булганнар күп»
"ТМТВ" телеканалы премиясе тапшыру тантанасына Әлфинә Әзһәмова гаиләсе - улы, килене Индива белән килгән иде. Җырчы "2000нче еллар хиты" номинациясендә, ә килене "Иң яхшы танцеваль проект"та җиңүче булып танылды. - Үзем өчен дә, Индива өчен дә бик шатмын. Балалар үсәргә тели, бу өлкәдә тәҗрибә җыясылары килә. Ник сөенмәскә иде?! "Икегезнең...