18 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Кабак – витаминнар чыганагы
Быел җылы ярата торган бу культурадан югары уңыш көтмәгән идек. Җәй башы яңгырлы, салкынча булды. Әмма Ходай бирәм дисә, бирә бит - кабак ярыйсы гына уңды. Бездә бер гадәт бар: уңышны җыеп алабыз да, булдырдык, дип тынычланабыз, кабак, кәбестә, кишер кебек файдалы яшелчәләрне киң кулланмыйбыз. Ә бит алар үз җиребездә...
-
Яшәү яме, дөнья матурлыгы юлдаш булсын үзеңә
Авылдашым Мөнәвир Мөхәммәтдинов Сәмәкәй сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, авылда, «Ленар» колхозында эшли башлый. Шул көннән бирле 45 ел буе җир сөреп, иген иккән мактаулы игенче ул.
-
Иске Теләнче авылының иң өлкән әбисе 90 яшен тутырды
Яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килгән, ул заманның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, бүгенге көндә кадер-хөрмәткә лаек тыл һәм хезмәт ветераны Рәисә әби Сабирова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чал чәчле, мөлаем йөзле Рәисә әби Иске Теләнче авылында иң өлкән кеше. Аны олуг юбилее белән котлап, район...
-
«Ике канатлы булу тормышны җиңеләйтә»
Һәр кешенең эчке дөньясында ике төрле «мин» яшидер ул. Берсе гел матурлыкка, илаһи бер хыялга омтылса, йоп-йомшак алсу-зәңгәрсу болытлар арасында гизеп йөрсә, икенчесе тормышчан «мин». Анысы каты җирдә салкын караш белән аек акылны эшкә җигеп яши. Кемнәрдәдер бер «мин» өстенрәк чыга, кемнәрдәдер алар икесе көрәшә башлый, җанга тынгысызлык килә. Ә...
-
Республика чемпионатыннан җиңү белән кайттылар
10-12 ноябрьдә Алабугада кул көрәше буенча ТР чемпионаты үтте. Анда бөтен республикадан физик мөмкинлекләре чикле булган өлкәннәр җыелды. Үз үлчәү категорияләрендә Комсомолец поселогыннан Әлфия Гыйматдинова I урын, Круглое Поле поселогыннан Николай Дячков белән Яңа Бүләк авылыннан Рөстәм Идрисов III урын алдылар, дип хәбәр итә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы...
-
Бүләк сертификат милли киемнәр тектерү өчен файдаланылачак
Мәләкәс авылы «Питрау» ансамбленең мәктәп укучылары коллективы - «Үрнәк» дип аталган төркеме Казанда «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклоры ансамбленең ачылу сезонында катнашты. Тукайлылар чарада «Өй саклау» күренешен тәкъдим итте. Аларны бәйрәмгә ансамбльнең җитәкчесе Артур Поляков махсус үзе чакырган, сезон ачылуда балалар фольклор коллективлары берәү генә булган. Ансамбль өчен тагын бер сөенечле...