Иске Теләнче авылының иң өлкән әбисе 90 яшен тутырды
Яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килгән, ул заманның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, бүгенге көндә кадер-хөрмәткә лаек тыл һәм хезмәт ветераны Рәисә әби Сабирова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чал чәчле, мөлаем йөзле Рәисә әби Иске Теләнче авылында иң өлкән кеше. Аны олуг юбилее белән котлап, район...
1927 елның 20 октябрендә элекеге Ворошилов районы Мөгез Елга авылында яшәүче Латыйповлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә Рәисә. Әтисе Габдулла балта остасы була, күп итеп умарта тота. Гаиләгә шатлык-куаныч өстәп, бер-бер артлы тагын өч кыз - Рәшидә, Зәйнәп, Оркыя туа.
1935 елда Рәисә апа Таулы Дөреш авылы башлангыч мәктәбенә укырга керә. Башлангыч классны уңышлы гына тәмамлап, күршедәге Иске Дөреш авылы мәктәбендә укуын дәвам итә. Тормыш шулай матур гына барганда фашист илбасарлары илебез чигенә бәреп керәләр. Бөек Ватан сугышы башлана. Күп кенә авылдашлары кебек үк 13 яшьлек Рәисә дә әтисен сугыш кырына озата. Шул көннән гаиләдә иң олысы булган кызга өлкәннәр белән беррәттән төрле авыр эшләр башкарырга туры килә. Тиздән аларга әтиләренең яу кырында һәлак булуы турында кара хәбәр дә килеп ирешә.
Киләчәктә укытучы булу теләге белән янган үсмер кыз, барлык авырлыкларны җиңеп, күршедәге Теләнче Тамак мәктәбенә юл ала. Биредә ул 8нче һәм 9нчы сыйныфларны тәмамлый. Ләкин очын-очка ялгап барган тормыш көннән-көн авырая. Көнне-төнгә ялгап, колхоз эшендә эшләсә дә, әнисе Бибисара апага дүрт баланы тәрбияләү авыр була. Шунлыктан Рәисә апага укуын дәвам итәргә насыйп булмый. Ул, әнисенә ярдәм итү максатыннан, җиң сызганып, колхоз эшенә керешә. Башкалар белән беррәттән Рәисә апа да төрле эшләрдә катнаша: урагын да ура, ашлык та суга, көлтәсен дә бәйли, чүп тә утый, сабан да сөрә. Ә 1946 елда Рәисә апаны Горький өлкәсенә торф чыгару эшенә җибәрәләр. Эштә чыныгып үскән кыз монда да сынатмый, тырышып хезмәт итә. Тырышлык юкка булмый, ул яхшы гына хезмәт хакы ала һәм үзенең дә, сеңелләренең дә өс-башларын яңарта.
1947 елның җәендә Рәисә апаны язмыш Иске Теләнче авылы егете - сугыш ветераны Фәрвәй белән очраштыра. Бер-берсенә гашыйк парлар тиздән матур гына гаилә дә коралар. Җиңел гәүдәле, тырыш, уңган киленне авылда үз итәләр. Килен булып төшкән көннән башлап, ул фермада бозаулар карый, соңрак сыер сава, кошчылык фермасында эшли (үрдәкләр һәм тавыклар да карый). Ул елларда барлык эшләр кулдан башкарыла: абзарын чистартырга, тиресен чыгарырга, ризыкларын пешереп бирергә туры килә. Эшкә кулы ятып торган, үткен кыз авырлыклар алдында каушап калмый. Ул ялны белми, вакыт белән исәпләшми, һәр эшне намус белән башкара. Рәисә апа Сабированың тырыш хезмәтләре Хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. 1955 елда ул Мәскәү шәһәрендә ВДНХда алдынгы терлекчеләр слетында катнаша. 1964 елда аңа «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исем бирелә. Атказанган терлекче Рәисә апа Сабирова «Почет билгесе» ордены, «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Фәрвәй абый белән Рәисә апа бер-берсенә терәк булып, тормышның ачысын-төчесен җиңеп, пар канат булып, 53 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәделәр. Алар 5 ул һәм 1 кызларын кадерләп үстереп, белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Кызганычка каршы, аларның өч уллары кыска гомерле була, тормыш иптәше Фәрвәй абый да арабызда юк. Нинди генә авырлыкларга баш бирмичә, булганына канәгать булып, илгә-көнгә иминлек теләп яши тыл ветераны. Һәрвакыт ачык йөзле, басынкы холыклы, сабыр табигатьле Рәисә апа бервакытта да боегып утырмый: матур эчтәлекле китаплар укый, газета-журналлардан яңалыклар белән танышып бара. Бүгенгесе көндә ул Иске Теләнче авылында кече улы Вахит һәм килене Гүзәлия тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Ул балаларына, килен-кияүләренә киңәшче, 9 оныгының һәм 4 оныкчыгының яраткан әбисе дә.
Зөлфия Мингалиева,
Яңа Бүләк авылының китапханә мөдире.
Фото Яңа Бүләк авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев