Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ике канатлы булу тормышны җиңеләйтә»

Һәр кешенең эчке дөньясында ике төрле «мин» яшидер ул. Берсе гел матурлыкка, илаһи бер хыялга омтылса, йоп-йомшак алсу-зәңгәрсу болытлар арасында гизеп йөрсә, икенчесе тормышчан «мин». Анысы каты җирдә салкын караш белән аек акылны эшкә җигеп яши. Кемнәрдәдер бер «мин» өстенрәк чыга, кемнәрдәдер алар икесе көрәшә башлый, җанга тынгысызлык килә. Ә...

Илзирә Ибраһимова Яр Чаллы шәһәренең 5нче шәһәр хастаханәсенең офтальмология бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Тукайлылар күз авырулары белән нәкъ шушы хастаханәдә дәвалану курслары алалар, операцияләр ясаталар.

- Пациентлар безгә караңгылыкта киләләр, кайтканда яктылыкка шатланып, күреп китәләр, - ди Илзирә. - Шәхсән минем өлешем артык зур булмаса да, кешеләрнең шулай матурлыкны күрә алуларына сөенүләренә мин дә ихлас шатланам.

Медицина өлкәсендә белеме булуы, әлбәттә, Илзирәгә гаиләсендә дә ярдәм итә. Әни кеше өчен ничә һөнәргә ия булсаң да, барыбер аз булыр. Хәләл җефете белән алар 2 малай тәрбиялиләр. Кечкенәләренә 3 яшь, олысы инде 4нче сыйныфта укый, шулай ук хоккей секциясенә дә йөри. Бала булгач, төрле хәл була, егылмый-сугылмый тормыйлар. Шундый очракларда Илзирәнең медицина хезмәткәрләренә хас салкын акылы эш итә. Кирәкле беренче ярдәмне шундук күрсәтә.

Хезмәт урыны да Илзирәдән үтә дә төгәллек, кеше сәламәтлегенә карата гаять зур җаваплылык таләп итә. Шуңа да карамастан аның күңел түрендә зур иҗади дөнья яши. Илзирәнең тагын бер һөнәре бар - концертлар оештыру, бәйрәм кичәләрен алып бару, җырлау. Яр Чаллы шәһәренең танылган бер ресторанында арт-директор булып эшли.

- Иҗатка тартылу, бәлки, әниемнән киләдер. Ул шигырьләр иҗат итә, көйләр дә яза, гомумән, җыр-моң дөньясына бар күңеле белән гашыйк кеше. Шуңа күрә мин һөнәремне медицина өлкәсендә сайласам да, иҗатка тартылган эчке дөньям барыбер үзенекен итте - ике эшемне дә бергә алып барам, - дип Илзирә кесә телефонында сакланган төрледән-төрле фотоларын күрсәтте.

Илзирәнең әнисе Рәзинә Сәетгәрәева кызының уңышларын социаль челтәрләрдәге шул фотолар аркылы күзәтеп бара. Кызына ул киңәшләр белән генә түгел, җырлар сайлау, сценарийлар төзү белән дә ярдәм итә.

- Шәхсән мин үзем ике капма-каршы һөнәрне мәңге дә булдыра алмас идем. Көне буе авырулар арасында аларның моң-зарларын тыңлап узган эш көненнән соң кичен кунакларга елмаеп, аларның күңелен күрү бик зур көч сорый, - дип Рәзинә Сәетгәрәева кызы белән соклануын да әйтте.

- Әнием язган җырларны да башкарам. Гомумән, ике канатлы - әтиле, әниле булу тормышымда минем өчен зур терәк, - ди Илзирә.

«Ресторанга чит илләрдән дә кунаклар килгәли. Аларда татар халык җырлары, биюләре зур кызыксыну уята. Һәркайсы тизрәк фото, видеога төшереп калырга ашыга», - дип сөйли Илзирә.

Ике эш вазифасын - өлкән шәфкать туташы һәм арт-директор һөнәрләрен дә Илзирә Ибраһимова тормышының ике канаты итеп яши. Берсендә кешенең тән сәламәтлеге өчен салкын акыл кирәк булса, икенчесендә җан сәламәтлеге өчен иҗади кораллар кирәк. Ләкин, икесе ике өлкә булса да, алар бер-берсен тулыландырып торалар. Медицина белеменә ия булуның өстенлекләрен санап тору кирәкмәс. Ә менә шәфкать туташының әле җырчы да булуы Илзирәгә хезмәт урынында ярдәм итә.

- Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган төрле конкурсларда катнашып, үзем эшләгән хастаханәнең данын яклыйм, бик күп дипломнар, мактау кәгазьләрем бар. Оештыру сәләтем хастаханә эшчәнлегендә бик кирәк. Шуңа күрә әлеге ике һөнәр минем өчен ул чыннан да күңел биреп башкара торган эш. Ике канатлы булу тормышны җиңеләйтә.

Илзирә шушы уңышларының серен хәләл җефетенең аңлаучан һәм ярдәмчел булуында да күрә:

- Кая гына барсам да, ирем Радик бер шик-шөбһәсез җибәрә, төпле сүзе белән ышаныч бирә, мин аңа бик рәхмәтле, - ди ул.

Нәкъ шундый актив булганы өчен Илзирә Ибраһимованы хастаханә җитәкчелеге республикада ел саен уздырыла торган «Ел хатын-кызы» конкурсына тәкъдим иткән. Илзирәгә уңышлар телибез, пар канаты ныклы, очышы югары булсын!

Гөлчәчәк Вәлиева.

Фото И. Ибраһимованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев