Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләк сертификат милли киемнәр тектерү өчен файдаланылачак

Мәләкәс авылы «Питрау» ансамбленең мәктәп укучылары коллективы - «Үрнәк» дип аталган төркеме Казанда «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклоры ансамбленең ачылу сезонында катнашты. Тукайлылар чарада «Өй саклау» күренешен тәкъдим итте. Аларны бәйрәмгә ансамбльнең җитәкчесе Артур Поляков махсус үзе чакырган, сезон ачылуда балалар фольклор коллективлары берәү генә булган. Ансамбль өчен тагын бер сөенечле...

Мәләкәс авылы «Питрау» ансамбленең мәктәп укучылары коллективы - «Үрнәк» дип аталган төркеме Казанда «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклоры ансамбленең ачылу сезонында катнашты. Тукайлылар чарада «Өй саклау» күренешен тәкъдим итте. Аларны бәйрәмгә ансамбльнең җитәкчесе Артур Поляков махсус үзе чакырган, сезон ачылуда балалар фольклор коллективлары берәү генә булган.

Ансамбль өчен тагын бер сөенечле хәбәр - «Питрау»ның балалар фольклор төркеменә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 200 мең сумлык бүләк сертификаты бирелгән. Аны питраулыларга башкаланың опера һәм балет театры бинасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган. Коллектив сертификатны милли киемнәр тектерү өчен файдаланырга ниятли. Бу турыда газетага ансамбльнең администраторы Лидия Фәртдинова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев