Яшәү яме, дөнья матурлыгы юлдаш булсын үзеңә
Авылдашым Мөнәвир Мөхәммәтдинов Сәмәкәй сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, авылда, «Ленар» колхозында эшли башлый. Шул көннән бирле 45 ел буе җир сөреп, иген иккән мактаулы игенче ул.
Хәер, һәр эшне дә җиренә җиткереп башкара торган Мөнәвир абыйны фермада маллар арасында да, урманда агач кисүдә дә, болында печән чабуда да күрә идек. Әмма күңеле техникага тартылды. Һөнәри-техник училищены тәмамлап, тракторга утырды, ДТ-54, К-700 тракторларын йөгәнләде, колхозның алдынгы механизаторы саналды. Белемгә омтылыш тынгы бирмәде, читтән торып Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады, агроном белгечлеге алды. Шуннан соң Сәет-Оргыды бригадасында агроном булып эшләде. Бүген 70 яшен тутырган көнендә дә «Ирек» җитештерү кооперативының тынгысыз җир докторы ул. Үз эшен яратып, иң яхшы уңыш бирә торган бөртекле культуралар гына чәчеп, югары уңыш алучы Мөнәвир абыйны кооператив җитәкчелеге дә хөрмәт итә. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, Оргыды авыл бәйрәмен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе.
Бүген Мөнәвир абый гаиләсе белән Оргыды авылында яши. Тормыш иптәше Флүрә апа белән бергә чирек гасыр гомер итүләрен чәй өстәле янында балалары белән гөрләшеп билгеләп үттеләр.
Үрнәк бу гаиләнең бакчасы да күз явын алырлык. Җәен аллы-гөлле чәчәкләр, яшелчәләр үсеп утырган, алмагачлары ак чәчәккә төренгән хуш исле бакчадан чыгасы да килми. Бик тырышлар Мөхәммәтдиновлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Мөнәвир Габделхак улы Мөхәммәтдиновка 70 яшь тулу көне белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, тигез гомер, уңышлар телибез.
Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.
Александр Медведев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев