14 апрель 2017 яңалыклары
-
«Минем иң якын дустым»: 8 нче конкурсант Фирдәвес Шәемов
Фирдәвес абый Шәемовка 73 яшь, ул Югары Суыксу авылыннан. Әлеге бәйгедә аның 4 оныгы төшкән фото катнаша. "2007 елның җәе бу. Пай җирләрен тырмаларга барырга җыенып йөргәндә оныкларым атка атландыруларын сорады. Менә шулай килеп чыкты бу фотография. Хәзер инде минем оныкларым Ләйлә, Илләрия, Камилә, Азатка 16, 15, 14, 13 яшь....
-
Тукай районында муниципаль хезмәткәрләр көч сынашты
Сосновый Бор поселогы спорт залында Тукай районы муниципаль хезмәткәрләрнең I Спартакиадасы узды. Ярышларда башкарма комитет, район Советы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләре - барлыгы 70кә якын кеше катнашты.
-
Тукай районында ике авыл рәхәтләнеп кунакка йөрешә
Биклән авылы үзешчәннәре Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында зур концерт белән чыгыш ясады. Күрше авылда яшәүче сәнгать сөючеләргә бик бай, кызыклы, матур программа әзерләнгән иде. Концерт Биклән халык театры үзешчәннәре Гөлнур һәм Мирза Гыймадиевлар, Асия Фазуллина, Раушания һәм Ирек Гыймазиевлар, Абдулла Гыймадиев башкаруында Г. Камалның «Беренче театр» спектакле белән башланып...
-
Конкурска фотолар кабул итүгә тукайлыларның бер атна вакыты калды
Газетабыз сайтында «Минем яраткан дустым» фотоконкурсы кызганнан-кыза бара. Катнашучылар саны әлегә 10га якын.
-
Тукай районы Яңа поселогы өлкәннәре актив яши
Безнең Яңа поселогында ике меңнән артык кеше яши. Шуларның яртысы диярлек пенсионерлар, инвалидлар. Алар бит кайчандыр шушы җирлектә хезмәт куйганнар, гөрләшеп яшәгәннәр. Ә кеше лаеклы ялга чыккач, еш кына үзенә бикләнә, яраткан коллективыннан аерыла. Шуларны аралаштыру, үзара кечкенә булса да бәйрәмнәр, очрашулар үткәрү бик әйбәт булыр иде, дип уйлаштык та,...
-
Тукай районында икеайлык башланды. Авылларны кем чистарта?
1 апрельдән игълан ителгән санитар икеайлык кысаларында район территориясендә чистарту һәм төзекләндерү эшләре башланды инде. Авыл җирлекләрендә урамнарны, һәйкәл тирәләрен, мәдәният йортлары, мәктәп, балалар бакчасы яннарын чүп-чардан арындыра башладылар. Бюджет хезмәткәрләре, предприятиеләрдә эшләүчеләр әкренләп үз территорияләрен җыештырырга чыктылар. Ә киләсе ялларда - 22 апрель көнне бөтен районда бердәм өмә көне...
-
Бүген Тукай районында авыл хуҗалыгы техникасы “имтихан тота“: Район башлыгы кондиционерлы тракторга утырды
Хәзерге сәгатьләрдә Тукай районы хуҗалыкларында техниканың язгы кыр эшләренә ни дәрәҗәдә әзер булуын карау буенча тикшерү бара. Барлыгы 5 төркем эшли. Алар көн дәвамында районның һәр хуҗалыгында булып, хуҗалыкларның техник әзерлеген ачыклаячак. Проблемалар, чишеләсе сораулар булса, урында ук хәл ителә, кирәкле чаралар күрелә. "Биклән" хуҗалыгына заманча "Кировец" тракторы кайткан. Тизлекләрне...
-
Тукай районы Теләнче Тамак авылы шагыйреннән язгы шигырь
Тукай районы Теләнче Тамак авылы шагыйре Булат Шәймәрдәнов иҗат иткән язгы шигырь ХИСЛӘРГӘ БИРЕЛЕП Тәрәзәгә төшкән кояш нуры Иртән мине назлап уятты. Яз җиткәнен хәбәр итеп, Бөтен хисләремне кузгатты. Бер мин генә түгел, бар табигать Хисләнәдер ямьле яз җиткәч, Кыска төнне озын көнгә ялгап, Кар-буранлы озын кыш үткәч. Бер уйласаң,...
-
Казан туристларга яңача ачыла
Май бәйрәмнәренә Татарстан башкаласы кунаклар өчен үзенчәлекле маршрутлар әзерләде. Казан туристларны җәлеп итүе ягыннан Россия шәһәрләре бишлегенә керә, моны кунакларның саны арта баруы да раслый. Май бәйрәмнәренә ике атна вакыт калды, әмма инде бүген үк иң үзенчәлекле маршрутлар сайларга һәм Казанның бөтен үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин. 2016 елның февралендә «Казанның...
-
Кузаклы фасоль салаты (рецепт)
Кузаклы фасольдән тиз генә ясала торган салат тәкъдим итәм. 300 грамм кузаклы фасоль, бер зур суган, 250 грамм тавык рулеты кирәк булачак. Беренче эш итеп суганны ярымбоҗралап турарга, тоз, шикәр комы сибеп, кул белән суын чыгарырга һәм ярты бал калагы аш серкәсе салырга, болгатып каплап куярга. Фасольне бераз йомшарганчы суда...