Тукай районында икеайлык башланды. Авылларны кем чистарта?
1 апрельдән игълан ителгән санитар икеайлык кысаларында район территориясендә чистарту һәм төзекләндерү эшләре башланды инде. Авыл җирлекләрендә урамнарны, һәйкәл тирәләрен, мәдәният йортлары, мәктәп, балалар бакчасы яннарын чүп-чардан арындыра башладылар. Бюджет хезмәткәрләре, предприятиеләрдә эшләүчеләр әкренләп үз территорияләрен җыештырырга чыктылар. Ә киләсе ялларда - 22 апрель көнне бөтен районда бердәм өмә көне...
Аерым авыл җирлекләрендә өмәләр үтүе турындагы хәбәрләр газетага килә башлады инде. «Татарстан» совхозы поселогыннан Тамара Тузеева мәктәп укучылары белән бергәләп һәйкәл янын чистартулары турында мәгълүмат җибәрде. Түбән Суыксу авыл җирлегеннән бюджет хезмәткәрләренең юл янын чистартулары турында хәбәр килде. Биредә өч хезмәткәр сишәмбе көнне Яр Чаллы - Зәй трассасы читләреннән чүп җыйдылар.
Экология елы булуын истә тотып, быел территорияләрне төзек һәм чиста тотуга контроль аеруча зур булачак, рөхсәт ителмәгән урынга чүп ташлаучыларга карата административ штрафларның күләме дә шактый. Искәртеп үтәбез, хәзер беркетмәләрне авыл җирлекләре башлыклары да төзергә хокуклы.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю яңа оешмага тапшырылды
Быел 1 апрельдән шәхси сектордан каты көнкүреш калдыкларын җыю тәртибенә дә районда үзгәрешләр кертелде - 62 җирле пунктта бу эш белән «Мехуборка НК» компаниясе шөгыльләнә башлады. Калган авылларда әлегә бу төр хезмәтне «Челныкоммунхоз» предприятиесе башкара. «Мехуборка» компанияләр төркеменең региональ үсеш буенча директоры Ролан Шәмсетдиновның әйтүенчә, җәйгә районның барлык авыллары алар карамагына күчәчәк. Бүген 62 авылга төп өч машина эшли, ихтыяҗ булганда тагын икәү чыга. Хезмәт күрсәткән өчен түләү бер кешегә 56 сум 19 тиенне тәшкил итә.
Контейнерларны алудан риза булмаучылар да бар
Каты көнкүреш калдыкларын җыю әлеге оешмага күчкәнче, авылларда чүп тутыру өчен контейнерлар кулланыла иде. Ә «Мехуборка НК» исә андый җайланмаларны күпфатирлы йортлар янында гына калдырырга кирәк дип тапкан. Һәм бүген контейнерлар, чыннан да, урамнардан алынган. Бу җәһәттән райондашларның кайберләре ризасызлыкларын белдерергә дә өлгерде инде. Контейнер булмагач, пакетларны җил очырта, этләр актара, каргалар чукый, аннары чүп тирә-якка тарала, диләр алар. Хәбәрләр газетага да килде, социаль челтәрләргә дә яздылар. Бүген шәхси йортларда яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын пакетларга яки капчыкларга тутырып өй каршыларына чыгарып куялар. Әлбәттә, пакет юка булса, ул ертылырга, чүп түгелергә мөмкин.
«Мехуборка НК» эшчеләре билгеләнгән сәгатьләрдә чүпне алып китәләр. «Шунысы да уңайсыз, безгә иртән эшкә китәргә кирәк, чүпне капка төбенә куеп калдырабыз. Кайбер авылларга машина көндез яки кичке якта гына килә. Контейнерда булса, чүп таралмас иде», - диләр райондашлар.
Бу дәгъваларны без Ролан Шәмсетдиновның үзенә дә җиткердек. «Без әле эшли генә башладык. Әлбәттә, ризасызлыклар да бардыр. Апрель ае болай да чүпнең күп җыела торган чоры. Халык көнкүреш калдыкларын графикта күрсәтелгән вакытка алып чыгарга тырышсын иде. Аңлыйбыз: әлбәттә, алар чүп җыю машинасы килгәнне генә көтеп утыра алмый, эшкә барасы, башка төрле планнары да бардыр. Гел дә булмаса, ныклырак капчыкларга салсыннар, яисә инде, кайда күпфатирлы йортлар бар, шундагы контейнерга илтсеннәр. Алга таба эшләп карыйк әле, халыкның теләкләрен өйрәник. Кирәк икән, без тукайлылар белән очрашырга, аларны тыңларга әзер», - диде ул.
Оештыручылар чүпне капчыклап чыгаруга халык күнегер дип ышана
Эшнең ни рәвешле оештырылуын күрү өчен якындагы авыл җирлекләренең берсенә - Түбән Суыксуга үзебез дә чыгып кайтырга булдык. Җирлекнең Югары Суыксу авылына чүп җыю техникасы график буенча 9 сәгать 30 минутка килергә тиеш. Машина вакытында килде, операторлар керү юлында уң якта бер өем булып яткан капчыкларны машинага төйи башладылар, җиргә чәчелгәннәрен дә, бик читкә китмәгәннәрен, куллары белән җыеп тутырдылар. Эшчеләрнең әйтүләренчә, халык бу урынга хәзер чүп ташларга тиеш түгел. Монда элек контейнер торган, шуңа күрә, элеккеге гадәтләре буенча, чүп китерүне дәвам итә. Эшчеләр чүпне бирегә, нигездә, яңамусабайлыларның ташлауларын әйттеләр. Пакетлар, буш шешәләр басуга чәчелгән - бер дә матур күренеш түгел. Мондый урыннар авыл эчендә дә очрады. Халык контейнер торамы, юкмы - гадәтләнгән урынына чүп ташлавын дәвам итә. Кайбер хуҗаларның үзләренең контейнер куюларына да тап булдык. «Махсус стандартларга туры килә торган пластик савытлар икән - куйсыннар. Без алардан чүпне бушатачакбыз. Хәтта ул контейнерны алырга булышырга да әзербез», - ди бу җәһәттән Ролан Шәмсетдинов. Югарыда язылган дәгъваларны Югары Суыксуда да, Яңа Мусабайда да әйттеләр. Шул ук вакытта рәхмәтләрен җиткерүчеләр дә булды. «Капчыкларны машина киләсе вакытка гына чыгарып куябыз, берсен дә калдырмыйча алып китәләр, урамыбыз чип-чиста кала», - диделәр Түбән Суыксуның үзәк урамында яшәүчеләр.
«Миңа калса, контейнерларны алып, чүпне капчыклар белән генә чыгару дөресрәк. Санитар яктан да шулай. Алайса, ул контейнерларга ниләр генә ташламыйлар һәм алар ничә көн шулай ята иде. Хәзер капчыкны вакытына гына чыгаралар. Әлбәттә, ризасызлыклар бар инде ул. Халык әкренләп күнегер дип уйлыйм. Ләкин атнага ике урынына өч мәртәбә килсәләр, яхшырак, булыр иде», - дип үз фикерен белдерә авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев