11 февраль 2016 яңалыклары
-
Тукай больницасында ачык ишекләр көне үтә
13 февраль (шимбә) көнне сәгать 10.00да Тукай районы үзәк больницасында ачык ишекләр көне үткәрелә. Әлеге очрашуның максаты - мәктәп укучыларын, яшүсмерләрне сәламәтлек саклау системасы белән таныштыру һәм укучыларда табиб һөнәренә карата мәхәббәт уяту. Бу көнне больницада Казан дәүләт медицина университеты студентлары, табиблар, шәфкать туташлары укучылар өчен экскурсия оештырылачак. Чарага югары...
-
Калмашта гомер итүче Шәүхәт бабайны олы юбилее белән котларга сабыйлар да килде
Калмаш авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны - Шәүхәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов шушы көннәрдә олуг юбилеен - 90 яшен билгеләп үтте. Юбилярны бу истәлекле гомер бәйрәме белән «Ләйсән» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм район җитәкчелеге дә тәбрикләде.
-
Кнәз авыл җирлегендә февраль патриотик ай дип игълан ителде
Кнәз авылы мәктәбендә «Патриот» хәрби дан музеена кайсы көннәрдә нинди сыйныф укучылары экскурсия белән киләчәге хакында план-график эленеп тора. Шушы көннәрдә генә әлеге музейга үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән 8 «Б» һәм 5 «А» сыйныф укучылары килде.
-
Авыручылар саны арткан
Атна дәвамында районда 215 кискен респиратор вируслы инфекция очрагы теркәлгән, шуның 86сы - балалар арасында. Үткән атна белән чагыштырганда, авырулар саны 2 тапкырга арткан. Шулай ук 7 кискен эчәк чире очрагы теркәлкән. 4 өлкән, Бәтке авылы балалар бакчасына йөрүче бер сабый һәм 2 балигъ булмаган бала бу чирне эләктергән. Микроспория...
-
Җәмәгать тыңлаулары үтә
Хайваннар дөньясыннан рациональ файдалану максатыннан, әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен бәяләү кысаларында, Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм аннан файдалану идарәсе республика территориясендә 2016-2017 елларның ау сезонында ау ресурсларын алу күләмен нигезләү материалларын әзерли. Материалларның якынча варианты буенча тәкъдимнәрне һәм фикерләрне гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар ТРХайваннар дөньясы объектларын саклау...