10 август 2016 яңалыклары
-
Киләсе ел уңышы турында бүгеннән
Шимбә көнне «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында кырчылык тармагы алдында торган көнүзәк мәсьәлә - көзге чәчүне оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп үткәрүгә багышланган семинар узды. Көзге чәчү агротехникасы һәм уҗым культураларының мул уңышлы сортлары турында киңәш-табыш иттеләр. Семинар эшендә район башлыгы Васил Хаҗиев, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, белгечләре катнашты.
-
«Иң яхшы хуҗалык» бәйгесенең катнашучылары өчен актив тавыш бирү бара
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге авылда гомер итүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесен игълан итте. Бәйгенең I этабы авыл җирлекләрендә үтте, II этап исә 25 августка кадәр дәвам итәчәк.
-
Иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга күчмә флаг һәм бүләк тапшырдылар
Кичә район хуҗалыкларында иң күп ашлык суктырган комбайнчыларны билгеләделәр. Аларның һәрберсенә күчмә флаг тапшырылды һәм истәлекле бүләк бирелде. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр алны-ялны белми эшләүче игенчеләр көче белән бүген районда бөртекле культураларны урып-җыю 61 процентка башкарылды. 28 мең гектарга якын суктырылган җирдән 88 мең тоннадан артык бөртек җыеп алынды....
-
Корбан бәйрәмендә мал суюның үз таләпләре бар
Корбан бәйрәменә күп калмый. Бу җәһәттән район ветеринария берләшмәсе тукайлылардан корбан чалганда барлык ветеринар-санитар таләпләрне үтәүләрен сорый. Сую элеккеге ит комбинатының махсус мәйданчыгында башкарылырга тиеш. Суярга бер ай кала, маллар көтүдән аерып алынырга һәм аларга номер сугылырга, себер түләмәсенә, бруцеллезга каршы прививка ясалырга тиеш. Бары шул таләпләр үтәлгәндә генә, ветеринар-санитар...
-
Килешү төземичә эшләтсәләр, «Халык контроле»нә яз
Тукайлылар хәзер «соры» хезмәт хакы, килешү төземичә эшләү очраклары турында «Халык контроле» порталына яза алалар. Сайтта «Серый» рынок труда» дигән юнәлеш барлыкка килде. Әлеге хәбәрләр хезмәт мөнәсәбәтләрен тиешле тәртиптә оештырмаган эш бирүчеләрне барларга, аларга карата чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Порталга шулай ук хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве турында хәбәрләр дә җибәрергә...
-
Район башлыгы игенчеләргә рәхмәт әйтте
- Көннәр буе кырда кызу кояш астында эшләгән игенчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә. - Уңышны җыеп алу өчен шартлар яхшы, ләкин тракторчыларга, комбайнчыларга, машина йөртүчеләргә авырга туры килә, - диде ул. Район башлыгы урып-җыюның тиешле темпларда алып барылуын билгеләп...