Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга күчмә флаг һәм бүләк тапшырдылар

Кичә район хуҗалыкларында иң күп ашлык суктырган комбайнчыларны билгеләделәр. Аларның һәрберсенә күчмә флаг тапшырылды һәм истәлекле бүләк бирелде. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр алны-ялны белми эшләүче игенчеләр көче белән бүген районда бөртекле культураларны урып-җыю 61 процентка башкарылды. 28 мең гектарга якын суктырылган җирдән 88 мең тоннадан артык бөртек җыеп алынды....

Күчмә флаг һәм истәлекле бүләккә районның 15 комбайнчысы лаек булды. Менә алар: «Чаллы яшелчәсе» оешмасыннан Александр Коршунов, «Гигант»тан Флорис Миңнегалиев, «Камский»дан Ринат Лотфуллин, «Алмаз»дан Дмитрий Плотников, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Фәнзәр Шафиков, «Азык-төлек корпорациясе»ннән Фазыл Фатыйхов, «Биклән»нән Илдар Динмөхәммәтов, «Ярыш»тан Әнвәр Ногманов, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан Руслан Зарипов, «Ирек»тән Вафир Сәхәбиев, «Кама-Бекон»нан Фәнис Гатин, «Кама» агрофирмасыннан Илдар Этикбаев, Илнур Этикбаев, Рафаэль Зарипов, «Финагротрейд»тан Гаяз Йосыпов.

Алдынгы комбайнчыларга бүләкләрне район башлыгы урынбасарлары, бүлек башлыклары, белгечләр урыннарга чыгып тапшырдылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов белән ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Әнсәр Әбделмәнов «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «Кама-Бекон» җәмгыяте кырларында булдылар.

«Вилданов» хуҗалыгының язгы бодай басуында өч комбайн эшли иде. «Безнең төп көч яшьләрдә, - дип билгеләп үтә хуҗалык идарәчесе Фәйзәр Гайсин. - Уракта, башыннан алып, шушы егетләребез эшли. Өч комбайнга көненә уртача 1600 центнерлап ашлык суктыралар», - ди ул. «Тукан» комбайнын Фәнзәр Шафиков иярли. Аның бертуган энеләре Фирзәр һәм Илнур «Нива»да басуларны иңли. Шулай ук бертуган егетләр Рамазан һәм Ринат Гатиятуллиннар «Дон» комбайнында эшлиләр. Алар арасында иң күп ашлык суктыручы - 23 яшьлек Фәнзәр Шафиков. «Хуҗалыкка эшкә мәктәптә укыган чорда ук, 15 яшьтән, чыккан идем. Бу - бишенче урагым», - ди егет. Үткән елларда да Фәнзәр сынатмаган. Урып-җыю чорында 8-9 мең центнер ашлык суктырган.

Хуҗалыктагы 1600 гектар бөртеклеләрнең сишәмбегә 150 гектарлап мәйданы гына калып бара иде инде. «Һава торышы сынатмаса, атна ахырына урып-җыюны тәмамларга ниятлибез», - ди Фәйзәр Мөдәсәрович.

«Кама-Бекон» кырларында исә бүген 11 комбайн эшли. Ике «Акрос» әле шушы көннәрдә генә өстәлгән. Бүгенгә барлык мәйданның 75 проценты урып суктырылган. «Кама-Бекон» игенчеләре шулай ук, көзге бодай, арпа басуыннан чыгып, язгы бодайны урырга керешкәннәр. Көзге бодайдан уртача 32, арпадан 36 центнер ашлык алганнар. Хәзер якынча 1200 гектарда язгы бодайны, 250 гектарда люпинны урып җыясылары бар. Уракны атна-ун көндә төгәлләү планлаштырыла.

«Комбайнчыларыбыз барысы да тәҗрибәлеләр, беренче тапкыр гына уракта катнашучылар юк. Барысы да тырышып эшли торган егетләр», - ди хуҗалыкның агрономы Андрей Хохлов. Иң күп ашлык суктыручы - Фәнис Гатин. Аның күрсәткече бүгенгә 20 мең центнердан арткан. Илфат Сәйфетдинов 19 мең центнердан, Александр Колпаков - 18 мең, Ирек Талипов, Рамил Зәкиев, Виктор Елкин 16шар мең центнердан күбрәк ашлык суктырганнар.

Фәнис Гатин инде берничә ел беренчеләр рәтендә килә. Берничә ел элек бер сезонда 28 мең центнер ашлык суктыруга ирешкән. Комбайнда Фәнис Җәмил улы быел тугызынчы сезонын эшли, ә авыл хуҗалыгындагы эш стажы 30 елга тулган. «Быел игеннәр уңды, бары тик файдасын күрергә, имин булып яшәргә язсын», - дип тели тәҗрибәле игенче.

Комбайнчыларны бүләкләргә килгән Хәйдәр Сабитов та, Әнсәр Әбделмәнов та игенчеләргә авыр хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр, күчмә флагның барлык комбайнчыларда да йөреп чыгуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев