Киләсе ел уңышы турында бүгеннән
Шимбә көнне «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында кырчылык тармагы алдында торган көнүзәк мәсьәлә - көзге чәчүне оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп үткәрүгә багышланган семинар узды. Көзге чәчү агротехникасы һәм уҗым культураларының мул уңышлы сортлары турында киңәш-табыш иттеләр. Семинар эшендә район башлыгы Васил Хаҗиев, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, белгечләре катнашты.
Семинар эшен «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесе Тукай районара филиалы башлыгы Назыйм Сәләхетдинов ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында сыйфатсыз орлыкларны яңа сортлы, элиталы орлыкларга алмаштыру кирәклегенә басым ясады. Көзге арышның кышкы шартларга чыдам булган Башкортстан ягыннан кайтарылган «Татьяна», Актанышта игелә торган «Подарок» сортын, шулай ук көзге бодайның «Дарина», «Казанская», «Скипетр» сортларын чәчәргә киңәш итте.
Семинарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Галимҗан Шәйморатов чыгыш ясады. Ул, көннәрнең аяз торуыннан файдаланып, чәчүне бүгеннән башлау кирәклеген ассызыклады. «Бөртекләрне бүгеннән үк җир куенына иңдереп куярга кирәк. Чәчү өчен сроклар килеп житкәч, һава торышының бозылуы бар». Шулай ук семинарда җитәрлек дым һәм җылылык булганда гына, чәчелгән орлыклар вакытында шытып чыгып, көзге салкыннар башланганчы ныгып калырга өлгерәчәк, дигән фикер әйтелде. «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгына аерым тукталып, аларның һәр ел шушы вакытта көзге чәчүгә керешүен хуплады.
Белгеч сүзләренә караганда, коры елны орлыкны җиргә иңдерү тирәнлеге 2 см га артык булырга тиеш. Мәсәлән, бодай чәчү тирәнлеге 5-6 см, ә арыш өчен 4-5 см булса, шуларга 2 см өстәлә.
Шулай ук, орлыкларны агулауның гөмбә авыруларына каршы кирәкле чара икәнлеге әйтелде. «Дөрес, әлеге препаратларны сатып алу хуҗалыклардан күпмедер чыгымнар да таләп итә, әмма аларны куллану күпкә отышлырак, нәтиҗәсе дә күзгә күренеп тора», - диде белгеч.
Галимҗан Шәйморатов шулай ук хуҗалыкларда горчица үстерүне кулай күрүен әйтте. Чөнки горчица - басулар өчен үзенчәлекле санитар, ул тамыр череген булдырмавы белән файдалы. Әлегә горчица үстерү белән «Кама» агрофирмасы, «Ярыш» хуҗалыгы гына шөгыльләнә.
Семинарның икенче өлеше исә басуда дәвам итте. Семинарда катнашучылар биредә көзге культураларны чәчү технологиясе белән таныштылар.
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгының баш агрономы Илфак Галиев сүзләренә караганда, хуҗалыкта 550 гектар җир киләсе ел уңышы өчен тулысынча эшкәртелгән, шуның 100 гектарына терлек азыгы өчен арыш чәчелгән. Шушы көннәрдә орлык өчен игелә торган арышны чәчүгә керешәчәкләр. Чәчүдә арышның супер-
элиталы «Родонь» сортын кулланалар. Хуҗалык белгечләре әйтүенчә, алар өчен 8, 9, 10 август көзге арыш чәчү өчен оптималь вакыт булып санала.
P. S. «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында үткән семинардан башка фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев