«Иң яхшы хуҗалык» бәйгесенең катнашучылары өчен актив тавыш бирү бара
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге авылда гомер итүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесен игълан итте. Бәйгенең I этабы авыл җирлекләрендә үтте, II этап исә 25 августка кадәр дәвам итәчәк.
Район комиссиясе әлеге бәйгедә катнашкан гаиләләрнең өй яны тирәсендәге чисталыкка, терлекләрнең булу-булмавына, бакчадагы чәчәкләр, җиләк-җимешләр күплегенә игътибар итәчәк. Катнашучылар үзләренең хуҗалык территориясен фотога төшерергә, видеолар беркетергә (мәҗбүри түгел), шулай ук газета битләрендә чыккан материалларын (шулай ук мөһим түгел) район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә тапшырырга бурычлы. Тулырак мәгълүматны 70-12-46 телефоны аша шалтыратып белергә була.
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә җиңү яуларга авыл җирлекләреннән 4 гаилә дәгъва кыла. «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (http://www.tukai-rt.ru/) катнашучыларның шәхси хуҗалыклары өчен тавыш бирү дә оештырылды. Бүгенге көндә Нужиннар гаиләсе («Татарстан» совхозы поселогы) 781 тавыш, Черновлар (Борды) 906 тавыш, Лаврентьевлар (Борды) 285 тавыш, шулай ук Бордыдан булган Маклаковлар гаиләсе 41 тавыш җыйды (мәгълүматлар 9 август, 15 сәгать 50 минутта алынды). Тавыш бирү актив бара. Сез дә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, үзегезнең тавышыгызны калдыра аласыз. Бәйгедә катнашу өчен заявкалар һаман да кабул ителә. Районкүләм бәйгедә катнашып калырга ашыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев