10 февраль 2016 яңалыклары
-
Район территориясендә бер елда 15 җәяүлене бәрдергәннәр
Узган ел дәвамында район территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 15 очрагы теркәлде. Аларның 5есенең һәлакәттә гомере өзелде. Җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәсен үтәмәвен ЮХИДИ инспекторлары 279 тапкыр теркәделәр. Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләрне бәрдерү иң киң таралган һәлакәтләрнең берсе. Аның иң күп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Саклануның бер чарасы буларак, җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч...
-
Иске Дөрештә төлкеләрне атуны сорадылар
Авыл җирлекләрендә соңгы вакытларда сарайлардан кош-корт югалу очраклары ешайган - төлкеләр авылларга килеп йөри башлаганнар. Районның дәүләт ветеринария берләшмәсе баш табибы Әнсәр Әбделманов белдерүенчә, районның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Геннадий Бондаренко белән төлкеләрне атуга килешү төзелгән. Мөрәҗәгать булган һәрбер авыл җирлегендә төлкеләрне атачаклар. Геннадий Бондаренко сүзләре буенча, узган еллар...
-
Юбилей кичә-концертына чакырабыз
60-70-80нче елларда композитор Сара Садыйкованың җырларын беренче башкаручы буларак, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Разия Гайнуллинага 70 яшь тула. Шул уңайдан, 18 февраль көнне 18.00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда «Язмышыма үпкәм юк» дигән юбилей кичә-концерт оештырыла. Чарада ТРның халык артисты Илсур Сафин, Чаллы шәһәренең танылган артистлары катнаша. Кичәне ТРның атказанган мәдәният...
-
15 февральдә Тукай муниципаль районы Советының IV утырышы була
Көн тәртибендә: 1. Тукай муниципаль районының 2015 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында. 2. Төрлесеннән. Утырыш Круглое Поле поселогының «Юность» күпфункцияле үзәгендә сәгать 10.30да башлана.
-
Теләнче Тамакта сөт җыю бәясе үзгәрерме?
Теләнче Тамак авылында үткән җыелышта шәхси хуҗалыклардан сөтнең бик түбән бәядән җыелуыннан канәгатьсезлек белдергәннәр иде. «Ни өчен бәя башка җирлекләрдәге кебек түгел?» - дип мәсьәләгә ачыклык кертүне сорадылар очрашуда.
-
«Чаңгы юлы – 2016» акциясе уза
13 февраль көнне районның барлык авыл җирлекләрендә дә массакүләм ярышлар «Чаңгы юлы - 2016» үткәреләчәк. Ярышларда балалар, укучылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, укытучылар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчелеге, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре катнашачак дип көтелә. Фотода : Тукай районында кыщкы спорт төрләре көне
-
Шәһәрдә кабат ярминкәләр башланды
Яңа елдан соң Яр Чаллыда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Аларның беренчесе январь ахырында «Южный» агросәнәгать паркында үткән иде. Сатучыларның һәм сатып алучыларның теләкләрен искә алып, узган шимбә-якшәмбедә ярминкәләр Сарман трактында да оештырылды. Шулай итеп, чаллылылар һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр, гадәтләнелгән урыннарына килеп, үзләре теләгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала...
-
Исем бирелде
ТР Президенты Указы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай районы суды судьясы Әнвәр Фоат улы Мансуровка «Татарстан Республикасының атказанган юристы» дигән исем бирелде.