Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Теләнче Тамакта сөт җыю бәясе үзгәрерме?

Теләнче Тамак авылында үткән җыелышта шәхси хуҗалыклардан сөтнең бик түбән бәядән җыелуыннан канәгатьсезлек белдергәннәр иде. «Ни өчен бәя башка җирлекләрдәге кебек түгел?» - дип мәсьәләгә ачыклык кертүне сорадылар очрашуда.

Теләнче Тамак авылында шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шәхси эшмәкәр Руфат Гайнетдинов шөгыльләнә. Аның әйтүенчә, сөтнең литрын ул бүген халыктан 13 сум 50 тиеннән ала һәм 16 сум 40 тиеннән «Алабуга сөте»нә илтеп тапшыра. Узган елның декабренә кадәр 13 сумнан җыйган. Ноябрьдә сөт комбинаты бәяне бераз күтәргәч, ул да 50 тиенне өстәгән. «Мин бәяне тагын да югарырак куйсам, үземә табыш бөтенләй калмаячак. Чөнки җирлектә сөт аз җыела. Бер илтүгә уртача 400 литрлап кына чыга. Менә бүген әле аңа да җитмәде - 376 литр гына булды. Кергән табышны исәпләп күрсәтергә дисезме? Халыктан җыю һәм сату бәясе арасында 2 сум 90 тиен кала. 400 литр илткәндә, көненә 1160 сум акча эшлим дигән сүз. Аның 500ен ягулыкка чигерсәк, 660 сум кала. Сөтне атнага өч тапкыр җыеп илтәм. Җәмгысе, ай буена исәпләгәндә, үземә 8 мең сумга якын хезмәт хакы кала. Әле бу машинага запас частьларны, ремонтны, пенсия фондына, салым органына түләүләрне чигермәгәндә, - дип аңлатма бирә эшмәкәр. - Сүз дә юк, әгәр сөт күләме 400 литр гына булмыйча, артса, мин дә бәяне күтәрер идем. Ләкин әлегә арту күренми. Җәйгә таба, көннәр җылыта башлагач, комбинатның бәяне әле тагын да төшерүе көтелә. Әлбәттә, мин дә ул вакытта төшерми кала алмыйм. Шуның өстенә, җәйгә таба йөрү дә артачак, чөнки сөтне атнага өч тапкыр гына җыйсаң, ул әчи башлаячак», - дип аңлатма бирә Руфат Дамирович. «Табыш булмагач, эшегезне нигә күрше авылларда сөт җыючы берәр эшмәкәргә бирмисез соң? Аның юл чыгымнары кимрәк булыр һәм халыкка түләргә дә күбрәк калыр иде, - дип сорыйм. «Йөрибез инде. Бер башлаган эшне ташлыйсы килми бит», - дип җавап бирә ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, 13 сум 50 тиен - районда, чыннан да, иң түбән күрсәткеч. «Ләкин сөт сатудан күпмедер файда алырга теләгән халыкның хәлен аңласак та, шәхси эшмәкәргә тәэсир итә алмыйбыз. Башка җирле пунктларда да бәя әллә ни кыйммәт димәс идем. Мәсәлән, Күзкәйдә ул бүген 14 сум. Иң югары күрсәткеч бездә бүген литрына 15 сум тәшкил итә. Ә халык арадашчысыз эшләргә, сөтне турыдан-туры җитештерүчегә тапшырырга тели икән, теләнчетамаклыларга иң якын булган җитештерүчене - Ташкичү авылында урнашкан «Мир» җәмгыятен тәкъдим итә алабыз. Анда бүгенге көндә беренче сортлы, ягъни майлылыгы 3,6дан, аксымы 3,0дән ким булмаган сөтнең литрын 19 сумнан алалар», - дип аңлатма бирде идарә башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев