Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Район территориясендә бер елда 15 җәяүлене бәрдергәннәр

Узган ел дәвамында район территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 15 очрагы теркәлде. Аларның 5есенең һәлакәттә гомере өзелде. Җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәсен үтәмәвен ЮХИДИ инспекторлары 279 тапкыр теркәделәр. Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләрне бәрдерү иң киң таралган һәлакәтләрнең берсе. Аның иң күп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Саклануның бер чарасы буларак, җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч...

Узган ел дәвамында район территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 15 очрагы теркәлде. Аларның 5есенең һәлакәттә гомере өзелде. Җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәсен үтәмәвен ЮХИДИ инспекторлары 279 тапкыр теркәделәр.

Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләрне бәрдерү иң киң таралган һәлакәтләрнең берсе. Аның иң күп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Саклануның бер чарасы буларак, җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар кергән киемнәрдән йөрергә кушалар.

Машина йөртүче туктый алсын өчен аны күрү арасы ким дигәндә 200 метр булырга тиеш. Ә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу бу вакытта зур роль уйный.

Европада һәм БМОның башка илләрендә караңгыда фликерларсыз (яктылык кайтаргыч элементларсыз) йөрү зур суммадагы штрафка китерә. Ә җәяүлене бәрдергәндә машина йөртүченең гаебе юклыгын раслаучы бер фактор булып тора, дип белдерә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев