Шәһәрдә кабат ярминкәләр башланды
Яңа елдан соң Яр Чаллыда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Аларның беренчесе январь ахырында «Южный» агросәнәгать паркында үткән иде. Сатучыларның һәм сатып алучыларның теләкләрен искә алып, узган шимбә-якшәмбедә ярминкәләр Сарман трактында да оештырылды. Шулай итеп, чаллылылар һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр, гадәтләнелгән урыннарына килеп, үзләре теләгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала...
Шимбә көнне әле биредә сатып алучылар әллә ни күп түгел иде. «Сарман трактында кабат ярминкәләрнең башланганын халык әлегә белеп бетерми, күрәсең. Мәгълүмат чаралары аша бу турыда ешрак кабатласыннар иде. Интернеттан түгел, телевизордан, газеталардан диюебез. Чөнки өлкән яшьтәгеләр күбрәк шулар аша ишетеп килә», - дип үз фикерләрен әйттеләр ит сатып торучы бер төркем эшмәкәрләр.
«Ярминкәнең биредә оештырылуы безнең өчен бик уңай инде, - дип сүзгә кушылды Теләнче Тамак авылыннан килеп каз, тавык түшкәләре сатып торучы Рәзинә Нәбиуллина. Башка җиргә барганыбыз юк, гел шушында киләбез. Каз-үрдәкләрне инде ун еллап үстерәбез. Ел саен әкренләп арттыра барабыз. Быел менә 300гә җиткердек. Бүген 10 түшкә тавык, 5 түшкә каз алып килдем. Әнә шулай әкренләп сатабыз инде. Үзебездән арткан сыер итен дә алып килгәлибез. Тик менә өстәлебезгә терәлеп диярлек машиналар узып йөри. Шунысы бераз комачаулый, сатып алучыларның куркынычсызлыгы өчен дә борчылып торабыз. Базар эчендә автомобиль юлы булырга тиеш түгелдер дә инде, югыйсә», - ди ул. Бәяләргә килгәндә, Рәзинә ханымның өстәлендәге тавык түшкәләре, зурлыгына карап, 500-700 сум, казлар 1200-1300 сум тора. Башка өстәлләрдә дә бәяләр шул чама.
Түбән Суыксудан килгән Рөстәм Әхмәтшин шәхси ярдәмчел хуҗалыгында үгезләр, таналар, атлар үстереп, итен ярминкәгә алып чыга икән. Елына 25ләп баш мал үстерә. Ерак та түгел, шушы ук авылдан Альфира Багряшова сыер ите белән сату итә. «Бирегә киләбез инде. Иң уңайлысы шушы Сарман тракты. Ярминкәләр киләсе атналарда да дәвам итсә, халык та күбрәк йөри башлар дип ышанабыз», - диләр алар. Сыер итенә бәяләр һәр икесендә дә килограммына 250 сумнан башланып, гел сөяксез урыннары 420 сумга кадәр җитә. Башка рәтләрдә дә бу төр иткә шундый бәя. «Бүген безгә малны махсус сую цехына алып барып сую шактый кыенлыклар тудыра. Якынмы ул, еракмы, малны транспортка төяп илтергә кирәк. Хезмәт өчен түләве дә аз түгел: мал башына 2 мең ярым бирергә туры килә. Әле аның бит башка чыгымнары да бар. Нигә мөмкинлеге булган кешегә үз ихатасында гына суярга рөхсәт итмиләр икән?» - дип үз борчуларын да белдерделәр эшмәкәрләр. Бу сорауны без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Әнсәр Әбделмановка җиткердек. «Эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, ярминкә чорында без малны өйдә суярга да рөхсәт итәбез. Бу рәвешле суелган мал итләренә дә клеймо куелачак», - дип җавап бирде ул. Шулай булгач, сатучыларның тагын бер мәшәкатьләре кимиячәк һәм акчалары да янга калачак дигән сүз.
Ярминкәдә дуңгыз ите дә аз түгел. Аның бәясе килограммына 190 сумнан башланып 320 сумга кадәр. Якын-тирә районнардан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатып алучыларга ит продукциясе белән беррәттән сөт продуктлары, он, ярма, суган, кишер, кәбестә, бал һәм башка бик күп төрле товарлар тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, өч литрлы банка балның 2014 елгысын 1000 сумга, 2015 елгысын 1300 сумга, Мамадыш маеның килограммын 260 сумга алырга була иде сәүдә рәтләреннән. «Бәяләрне узган елгы дәрәҗәдән күтәрмәдек, шул урында калды», - диделәр сатучылар. Дөрес, без җитештерүчеләр өчен биредә бәяләр түбәнрәк инде, ләкин сатып алучылар өчен бүгенге кризис чорында очсыз түгел», - дип өстиләр. «Акча булганда шушында киләбез инде, итне башка урыннан алган юк, - ди ГЭС бистәсендә яшәүче пенсионер ханым Гөлфирә Галимова да. - Иң мөһиме - фермерларда экологик яктан чиста продукция икәненә ышанып киләбез», - ди ул.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең Сарман трактында киләсе шимбә-якшәмбеләрдә дә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев