Иске Дөрештә төлкеләрне атуны сорадылар
Авыл җирлекләрендә соңгы вакытларда сарайлардан кош-корт югалу очраклары ешайган - төлкеләр авылларга килеп йөри башлаганнар. Районның дәүләт ветеринария берләшмәсе баш табибы Әнсәр Әбделманов белдерүенчә, районның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Геннадий Бондаренко белән төлкеләрне атуга килешү төзелгән. Мөрәҗәгать булган һәрбер авыл җирлегендә төлкеләрне атачаклар. Геннадий Бондаренко сүзләре буенча, узган еллар...
Авыл җирлекләрендә соңгы вакытларда сарайлардан кош-корт югалу очраклары ешайган - төлкеләр авылларга килеп йөри башлаганнар. Районның дәүләт ветеринария берләшмәсе баш табибы Әнсәр Әбделманов белдерүенчә, районның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Геннадий Бондаренко белән төлкеләрне атуга килешү төзелгән. Мөрәҗәгать булган һәрбер авыл җирлегендә төлкеләрне атачаклар. Геннадий Бондаренко сүзләре буенча, узган еллар белән чагыштырганда быел кыргый төлкеләр саны әле әзрәк. Бу елның гыйнвар аенда 7 төлке атылган, узган елларда күрсәткечләр 30га кадәр җиткән чаклар да булган.
Ауга һәм коралга рөхсәте булып, районның аучылар һәм балыкчылар җәмгыятендә теркәлгән кешеләр төлке атсалар, ветеринария берләшмәсе әлеге җәмгыять аша һәрбер төлкегә 250 сум акча бирә. Атылган төлкене, аучылар һәм балыкчылар җәмгыятеннән юллама алып, ветеринария берләшмәсенә алып килергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев