8 апрель 2026 яңалыклары
-
Сәүдә челтәрләренә Пасха алдыннан бәяләрне арттырмаска кушылды
Федераль антимонополия хезмәте (ФАС) Пасха бәйрәме алдыннан сәүдә челтәрләренә мөһим кисәтү белән мөрәҗәгать итте: азык-төлек бәяләрен нигезсез арттыру катгый рәвештә тыела. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Российская газета».
-
Юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында: «Битараф калмаска! Юлларны сакласак иде!»
Тукай районы хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Линар Маняпов катнашында юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды.
-
Бакчаңда тыелган психотроп үсемлекләр үстерсәң, җинаять җаваплылыгына тартыласың
Россия бакчачыларына игътибарлырак булырга киңәш ителә: яраткан чәчәкләрегез өчен хәзер зур штраф кына түгел, хәтта җинаять җаваплылыгы да янарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты, юридик фәннәр кандидаты Ольга Леонова сөйләде. Аның сүзләренчә, закон нигезендә тыелган үсемлекләрне үстерүчеләргә 300 мең сумга кадәр штраф салынырга яки җинаять эше кузгатылырга мөмкин.
-
Без – сәламәт яшәү рәвешен хуплыйбыз!
Районыбызда яшәүче өлкәннәр дә, балалар да беравыздан шулай диләр.
-
Апрельдә балаларга түләүләр иртәрәк күчереләчәк
Май бәйрәмнәре гадәти түләүләр графигына үзгәрешләр кертте. Гаиләләргә ярдәм вакытында килеп җитсен өчен, Россия Социаль фонды акчаны иртәрәк күчерәчәк. 29 һәм 30 апрельдә акчалар ияләренә барып җитәчәк. Бу гадәттә айның 3 нче көненә кадәр килә торган барлык пособие түләүләренә кагыла. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
-
Чаллы сәхнәсендә — «Апуш»лар: бал кортларыдай тырыш нәниләрнең зур уңышы
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында аеруча җылылык хөкем сөрде. Чөнки ул үзенчәлекле кунакларны — Казаннан килгән «Апуш» татар балалар театр студиясен кабул итте. Сәләтле нәниләр тамашачыга Айгөл Әхмәтгалиеваның «Тыз-быз» исемле әкият-спектаклен тәкъдим итте.
-
КФУда татар телле ясалма фәһем белгечләрен әзерли башлаячаклар
Казан федераль университетында 2026 елның сентябреннән «Төрки телле мохиттә ясалма фәһем» юнәлешендә яңа магистратура ачыла. Көндезге бүлек өчен 20 бюджет урыны каралган.
-
Нибары 10 көн: «Якты юл» газетасына ташламалы бәядән язылу бара
«Якты юл» газетасы — яңалыклар чыганагы гына түгел, ул Тукай районы тормышының елъязмасы да.
-
Апрельнең 8 нче көнендә безне нинди һава торышы көтә?
“Чү, туктале, Бу яз Килгән иде түгелме соң былтыр, Еллар шулай гөрләвекләр белән Агып бара икән чылтыр-чылтыр”, дип язган Булат Ибраһимов. Чынлап та, гомер аккан су кебек үтә. Зарыгып көткән яз ае да күз ачып йомганчы үзып китәр. Кояшлы көннәре күбрәк булсын дигән теләктә, синоптиклар фаразына күз салыйк әле.