5 апрель 2026 яңалыклары
-
Тукай районында әти-әнисе баласының 30 мең сумлык салым бурычын түләргә мәҗбүр булган
Балага йорттан өлеш яки җир участогы рәсмиләштердегезме? Салымнарыгыз түләнеп беткәнме, юкмы икәнен карарга онытмагыз. Ни өчен балаларның бурычлары ахыр чиктә әти-әни кесәсенә төшә — бу хакта Тукай район судының суд утырышы сәркатибе Ландыш Лотфуллина «Суд да дело в Татарстане» газетасы өчен язган «Бурыч баланыкы, түләү ата-анадан» дигән материалында аңлатты.
-
756 еллык мирас: Малтабар - Тукай районының иң борынгы ноктасы
2026 елда Тукай районы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул ук вакытта аның составында тарихы районныкыннан 15 тапкырга озынрак булган урын бар. «Якты юл» газетасы редакциясе төбәгебезнең «башлангыч нокталары» турында язмалар циклын башлап җибәрә. Бу тарихи сәяхәтне районыбызның иң борынгы җирләренең берсе булган Малтабар авылы ача.
-
«Авылда яшүсмерләр клубы булуы – үзе олы шатлык»
Узган елның ноябрь аенда «Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү» республика рәисе программасы буенча районыбызның Новотроицкое авылында яшүсмерләр клубына капиталь ремонт башланды. Бүгенге көндә нинди эшләр башкарылган? Безнең иҗат төркеме шуларны белешеп кайтты.
-
Кибеттә товарларга маркировка ни өчен кирәк?
Бүгенге көндә азык-төлек кибетенә кергәч, товарларда квадрат кодларны күрергә күнегеп беттек. Бу — гади бизәк түгел, ә продукциянең «паспорты». Россиядә киң колач алган «Гадел билге» (Честный знак) системасы безнең кәрзиннәргә сыйфатсыз товар эләгүдән саклый.
-
Помидор үсентеләре яхшы үссен дисәң...
Үсентеләрне үстерүче бакчачылар яхшы белә: вакытында яхшы тәрбия күргән үсентеләр генә җәй буе мул уңыш бирәчәк. Шуңа да һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарырга кирәк.