5 апрель 2018 яңалыклары
-
Калфак чигүче Ләйсирә
Күрше Калмия, Күзкәй, Калмаш авылларының мәдәният хезмәткәрләре белән һәрчак аралашып, ярдәмләшеп эшлибез без! Бу язмамны Калмия мәдәният йорты җитәкчесе , калфак чигүче Ләйсирә Сәхибҗановага багышларга булдым. Ләйсирәбезнең чибәр, якты йөзле, уңган, булганлыгын күреп , менә ичмасам чын мәдәният хезмәткәре бу кыз,- дип сокланып , шатланып йөрим. Хезмәттәше Чулпан Габидуллина белән...
-
Мәдәният йортында бәйрәм
Татарның күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлап үткәрелгән "Татар халык ашларына мәдхия"конкурсы катнашучыларны Сәмәкәй мәдәният йортына җыйды.Кунакларны "Зиләйлүк"фольклор коллективы үзләренең матур җырлары белән каршылый.Мәдәният йортында ,нәкъ татар өйләрендә генә була торган, илаһи бер җылылык хөкем сөрә.Биредә бүген бәйрәм- чын,милли бәйрәм.Татар халык ашларына мәдхия. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су...
-
Сугышта Павлов йортын саклаган татар кешесенең оныгы: Гаилә тарихын яшьтән өйрәнергә кирәк
Сталинград сугышында Павлов йорты оборонасында катнашкан Фәйзрахман Рамазановның оныгы Гөлфинә Нурмөхәммәтова гаилә тарихын өйрәнә башлаган. Сталинград сугышында тарихка кереп калган "Павлов йорты" оборонасында катнашкан татар кешесе - Фәйзрахман Рамазановның оныгы Гөлфинә Нурмөхәммәтова гаилә тарихын яшьтән өйрәнергә кирәк, дип белдерде. Бу хакта ул Казанга, II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар...
-
Татарстан «Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясенә кушыла
Чара 3 апрельдән 8 апрельгә кадәр уза һәм Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган. Татарстан «Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Бөтен ил буенча «Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясе башланды. Чара 3 апрельдән 8 апрельгә кадәр уза һәм Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган. Быел...
-
Александр Ткачев Белоруссиягә сөт сатуның башка базарларын эзләргә тәкъдим итте
Без россиялеләргә үзебездә җитештерелгән сыйфатлы сөт эчертәсебез килә, диде министр. Белоруссиянең сөт җитештерүчеләренә сөт сату өчен, Россиядән тыш, башка базарлар эзләргә туры киләчәк, дип игълан итте Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев «РИА Новости» интервьюсында. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. "Белоруслар...
-
Татарстанда елгаларны чистарту өчен куаклар утыртылачак
Әлеге эш Арча һәм Биектау районнарында башкарылачак. Татарстанда автомобиль юлларыннан, кырлардан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән суларга киртә кую максатыннан куаклар утыртылачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары - әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җиткерде. Аның...
-
WhatsAppны кулланучылар мәгълүматларына куркыныч яный
Мошенниклар мобиль номерларны һәм төркем чатларында саклана торган мәгълүматларны белә ала. WhatsAppны кулланучылар мәгълүматларына куркыныч яный, дип яза "Известия". Мошенниклар мобиль номерларны һәм төркем чатларында саклана торган мәгълүматларны белә ала. Швейцария экспертлары алты ай дәвамында веб-эзләү ярдәмендә табылган 178 төркем чатыннан мәгълүмат туплаган. Белгечләр барлыгы мессенджерның 46 мең кулланучысының 500...
-
Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак
Былтыр республикада 25 чистарту корылмасы кулланылуга тапшырылган. Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак. 2017 елда республиканың 16 районында 25 су чистарту корылмалары реконструкцияләнде, кайберләре яңадан торгызылды. Бу хакта "Татар-Информ " мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы...
-
Сахалин хөкүмәте Сабан туе үткәрүне хуплады
24 июньдә унөченче «Сахалин Сабан туе» Сахалин өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә оештырылачак. Сахалиндагы «Туган тел» укыту-мәдәният үзәге татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе үткәрү өчен Сахалин өлкәсе Хөкүмәтенең 350 мең сум күләмендәге грантын откан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Сахалинда Сабан туе бәйрәмен...
-
Чаллыда бер эчкече хатын үзенең ике яшьлек баласын ач тоткан
Аналык вазыйфасын үтәмәгән хатынга җинаять эше ачылган. Чаллыда бер эчкече хатын үзенең ике яшьлек баласын ач тоткан, дип яза җирле басма. Сабыйның ачынып озак елавына күршеләре игътибар иткән. Бу фатирда 33 яшьлек спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучы хатын-кызның яшәвен алар белгәннәр. Ул баласын карамаган вакытын эчкече компанияләр җыеп үткәрә торган булган....
-
Калмия авылы яшүсмерләре наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр
Шушы көннәрдә Калмия авылының китапханәсендә «Өмет» балалар клубы белән берлектә наркоманиягә һәм наркотик матдәләрне законсыз куллануга каршы көрәш темасына зур күргәзмә оештырылды. Чараның дискуссия рәвешендә узган беренче өлешендә яшүсмерләр наркотиклар, аларның төрләре, китергән аянычлы нәтиҗәләре турында сөйләштеләр, бер-берсе белән фикер алыштылар. Шулай ук балалар «Бәхәсле караш» һәм «Мин каршы» уеннарында,...
-
Мунча, гараж өчен салымны беспилотник ярдәмендә билгеләргә җыеналар
"Мунча һәм гараж - зур булмаган, ләкин барыбер милек булып исәпләнә. Алар өчен дә салым түләргә кирәк", - ди адвокат. Мунча, гараж, өй янындагы башка корылмаларга салымны беспилотниклар төшергән аэрофотосъемка ярдәмендә билгеләргә җыеналар. Бу турыда Федераль салым хезмәтенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә. Бу очракта дәүләт реестрына мәгълүмат эләгүен объект...
-
Пермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган
Кар кисәге балконыннан төшкән дип фаразлыйлар. Бу очракта фатирның милекчесе җавап тотарга тиеш. Пермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы. Әлеге гадәттән тыш хәл 3 апрельдә шәһәрнең Киров районында булган. Сабый яткан коляскага йорт түбәсеннән зур кар кисәге төшкән. Нәтиҗәдә, нарасыйның...
-
Районда кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 145 очрагы теркәлгән
Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 145 очрагы теркәлгән. Шуларның 97 очрагы 17 яшькә кадәр булган балаларга туры килә. Башка атналар белән чагыштырганда авырулар очрагы 14,1 процентка күбрәк. Яр Чаллы шәһәре, Тукай районындагы ТР Роспотребнадзор идарәсенең баш белгече Рәйханә Марченко хәбәр итүенчә, атна дәвамында Тукай районында...
-
Хезмәт хакын конвертта бирсәләр, «Халык контроле» сервисына мөрәҗәгать итәргә була
«Соры» хезмәт хакына эшләү яки рәсми булмаган мәшгульлек белән шөгыльләнү хезмәт турындагы законда каралган күп төрле социаль гарантияләрнең, стажның һәм эш хакының билгеләнгән күләмен, шул исәптән өстәмә түләүләрне, премияләрне, пособиеләрне һәм, ниһаять, пенсияне югалтуга китерергә мөмкин, дип кисәтә тукайлыларны район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк. Хезмәтнең мондый тәртибеннән риза булмаучылар,...