Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугышта Павлов йортын саклаган татар кешесенең оныгы: Гаилә тарихын яшьтән өйрәнергә кирәк

Сталинград сугышында Павлов йорты оборонасында катнашкан Фәйзрахман Рамазановның оныгы Гөлфинә Нурмөхәммәтова гаилә тарихын өйрәнә башлаган. Сталинград сугышында тарихка кереп калган "Павлов йорты" оборонасында катнашкан татар кешесе - Фәйзрахман Рамазановның оныгы Гөлфинә Нурмөхәммәтова гаилә тарихын яшьтән өйрәнергә кирәк, дип белдерде. Бу хакта ул Казанга, II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар...

Сталинград сугышында Павлов йорты оборонасында катнашкан Фәйзрахман Рамазановның оныгы Гөлфинә Нурмөхәммәтова гаилә тарихын өйрәнә башлаган.

Сталинград сугышында тарихка кереп калган "Павлов йорты" оборонасында катнашкан татар кешесе - Фәйзрахман Рамазановның оныгы Гөлфинә Нурмөхәммәтова гаилә тарихын яшьтән өйрәнергә кирәк, дип белдерде. Бу хакта ул Казанга, II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенына килгәч әйтте.

Әстерхан өлкәсендә яшәүче Гөлфинә ханым әле яңа гына оешкан "Якташлар" татар төбәкчеләре клубы әгъзасы булып тора.
"Гаилә тарихы - ил тарихы, милләт тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Гаилә тарихын өйрәнеп кенә дә үзебез яшәгән төбәк һәм аның кешеләре турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматларны белеп була. Бөтендөнья татар конгрессының төбәк тарихын өйрәнүчеләрне берләштереп, "Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте"н оештыруы яхшы булды. Без хәзер гаилә архивларына җитдирәк карый башладык кебек", - дип "Татар-информ" хәбәрчесенә фикерләре белән уртаклашты Гөлфинә ханым.
Аның әнисе белән әтисе - Әстерханның татар халык театры артистлары Таһир һәм Рифлина Рамазановлар да 70нче елларда төбәктә милли театр сәнгатен үстерүгә өлеш керткән шәхесләр. Ветеран бабасы, әти-әнисе дә инде вафат булганнар. Бүгенге көндә Гөлфинә Нурмөхәммәтова гаилә архивын барлый.
"Бабам исән вакытта аның сөйләгәннәрен язып-яздырып каласы булган икәнен хәзер генә аңладым", - дип үкенечен дә белдерде ул.
Фәйзрахман Рамазановның нәселе хәзерге Ульяновск, элеккеге Сембер якларыннан, үзе Әстерхан шәһәренең Татар бистәсендә туып үскән.
"Ул - минем әбинең бертуганы, безнең өчен ул гаиләдә бабай иде. Бабай 1906 елгы, озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, аксыл чәчле кеше иде. Бөек Ватан сугышы башланганчы авыл советы рәисе булган. Фронтка киткәч, 42нче гвардия полкында бронебойщик булып хезмәт иткән. Сталинград өчен барган сугышта 1942 елның сентябреннән ноябренә кадәр бронебойщиклар взводы составында Павлов йорты оборонасында катнашкан", - дип сөйләде Гөлфинә Нурмөхәммәтова.
Тарихчылар Сталинград шәһәренең 9 гыйнвар мәйданы оборонасында дүрт катлы кирпеч йорт хәлиткеч роль уйнаган, дип бәяли. Бу йортка сержант Яков Павлов җитәкчелегендә совет сугышчылары яшеренеп, дошманга каршы торган.
"Фәйзрахман Рамазанов Павлов йорты оборонасында катнашучылардан исемнәре төгәл билгеле 24 сугышчы арасында бердәнбер татар кешесе була. Павлов йорты оборонасы 58 көн дәвам итә һәм бернигә карамастан фашистларга бирешми. Йортның подвалында шәһәр кешеләре - балалар, картлар, хатын-кызлар да яшеренгән. Бабайның сөйләгәне бар иде: сержант Павлов, пулеметчы Воронов һәм бабай үзләренең солдат паекларын шунда подвалда кыз бала тапкан хатынга биргәннәр, ә үзләре төннәрен якындагы ашлык складына шуышып чыгып, янган бодай алып кереп ашаганнар. Суны Иделдән алып менгәннәр, ләкин ул нефть продуктлары белән пычранган булган, суны чүпрәк аша сөзеп эчкәннәр. Яңа туган кыз бала Зина исемле. Зинаида Андреева бүген дә исән, аның белән күрешкәнебез дә булды. Павлов йортын саклаучыларны ул үзенең әтиләре кебек якын күргәнен әйтә", - дип сөйләде Гөлфинә ханым.
Гөлфинә ханым бабасы сөйләгәннәрдән кызыклы очракларны да хәтерли. "Солдатлар йортта он һәм тимер мичкәдә май таба. Бабай камыр ясап, җәймә пешермәкче була. Пешерә, бөтенесе яратып ашый. Ул арада яңадан атака башлана, шул чакта бөтенесе сүгенергә тотына... Мичкәдәге май кастор мае булып чыга, ә аның эчне йомшарта торган үзлеге билгеле бит", - ди Гөлфинә ханым.
Павлов йорты Сталинградта беренчеләрдән төзекләндерелә. Бүген Волгоград исемен йөрткән шәһәрдә бу йортның диварына батыр сугышчыларның исемнәре уеп язылган, шул исәптән Фәйзрахман Рамазанов исеме дә.
"Бабай 1944 елда каты яралана, чак кына үлемнән кала. Ул Кызыл Йолдыз, II дәрәҗәдә Ватан сугышы ордены, ике Дан ордены белән бүләкләнә. Дан орденының берсе аңа сугыштан соң гына килеп ирешә. Сугыштан соң бабай Әстерхан өлкәсендә тимерчелектә эшли, колхозда парторг була. Павлов йортын саклаган солдатлар сугыштан соң Волгоградка барып, очрашып, күрешеп торалар. Бабай 1991 елның 29 декабрендә 85 яшендә вафат булды. Без аның турында якты хатирәләребезне саклыйбыз", - диде Гөлфинә Нурмөхәммәтова. Ул бу хатирәләрен бигрәк тә яшьләр белән уртаклашырга омтылуын һәм кечкенәдән үк гаилә тарихы белән кызыксынып яшәргә кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев