5 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Кече Шилнә авылында баскетбол уены буенча дустанә очрашу узды(фото)
5 гыйнвар көнне Кече Шилнә авылында баскетбол уены буенча традицион дустанә очрашу булып үтте. Ярышларда район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең профессионаллары - үткән елларда шөгыльләнүчеләр һәм бүгенге спортчылар көч сынашты. Уен бик киеренке барды. Профессионалларның да, яшь спортчыларның да бер дә биреләсе килмәде. Нәтиҗәдә, олылар командасы беренчелеккә чыкты. Ләкин...
-
Боерган авылының «Акчарлак» үзәгендә Яңа ел бәйрәме һәр кешенең дә күңеленә хуш килде
5 гыйнвар көнне Боерган авылының «Акчарлак» күпфункцияле үзәгендә балалар өчен «Кыш бабайда кунакта» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле конкурс-ярышларда актив катнаштылар. Кыш бабайның күчтәнәчләре дә мулдан иде, бәйрәмннән беркем дә бүләксез кайтып китмәде. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә яңа ел символы -...
-
Тукай районында ирекле көрәш буенча иң көчлеләр билгеле(фото)
4 гыйнвар, дүшәмбе көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегенә ирекле көрәш буенча ярышлар үтте. Анда 2000-2002 һәм 2003-2005 елгы малайлар, барысы 50 катнашучы көч сынашты. Шулай ук ярышларга Менделеевск шәһәреннән дә спортчылар чакырулы иде. Ирекле көрәш буенча спорт чарасы барышында барысы...
-
Тукай районында балалар рәхәтләнеп лагерьда ял итә (фото)
Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар бүгенге көндә «Солнечный» лагерында ял итәләр. Алар биредә үзләренә яңа дуслар таба. Аннары исә бергәләшеп, олы компания белән фотода күренгәнчә, чаңгыда, чанада, тимераякларда шуалар, кар атышып уйныйлар - шуның белән ялларын бик күңелле үткәрәләр, дип хәбәр итәләр безгә балалар һәм яшүсмерләр спорт...
-
Бикләнлеләр катнашында төшерелгән “Кичер мине, балам!” җырына клип дөнья күрде (видео)
Узган елның җәендә Тукай районының Биклән авылында "Кичер мине, балам!" җырына клип төшерелде. Бу җыр шушы авылда яшәп иҗат итүче шагыйрә, композитор Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә язылган. Бу хакта "Якты юл" газетасы инде язган иде (тулырак : http://www.tukai-rt.ru/ru/component/k2/item/11517-biklәnlelәr-әlfinә-әzһәmova-җyiryina-klip-tөsherүdә-katnashkan.html?tmpl=component&print=1) Яңа елның тәүге көннәрендә бу клип "Шоу-без" тапшыруында дөнья күрде. Сюжет буенча, имеш,...
-
Тукай районында Мәүлид кичәләре билгеләп үтелә
Тукай районында ислам дине кануннары буенча Мәүлид кичәләре билгеләп үтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа милади белән 571 елның 12 нче рабигыль-әүвәл аенда дүшәмбе көнне дөньяга килгән. Дөньядан киткән көне дә шул көнне. Димәк, рабигыль-әүвәл ае - Пәйгамбәребезне искә алу ае. Аны халыкта Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Шушы айда Пәйгамбәребезне искә...