Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай районында ирекле көрәш буенча иң көчлеләр билгеле(фото)

4 гыйнвар, дүшәмбе көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегенә ирекле көрәш буенча ярышлар үтте. Анда 2000-2002 һәм 2003-2005 елгы малайлар, барысы 50 катнашучы көч сынашты. Шулай ук ярышларга Менделеевск шәһәреннән дә спортчылар чакырулы иде. Ирекле көрәш буенча спорт чарасы барышында барысы...

4 гыйнвар, дүшәмбе көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегенә ирекле көрәш буенча ярышлар үтте. Анда 2000-2002 һәм 2003-2005 елгы малайлар, барысы 50 катнашучы көч сынашты. Шулай ук ярышларга Менделеевск шәһәреннән дә спортчылар чакырулы иде. Ирекле көрәш буенча спорт чарасы барышында барысы бергә 14 комплект медаль уйнатылды.
Нәтиҗәдә, авырлык категорияләре 38 килограмм булган 2000-2002 елгы малайлар арасында беренчелекне Михаил Зубрин яулады, икенче һәм өченче урыннарны Эмиль Миннекаев белән Динар Прокопьев бүлеште. Авырлык категорияләре 42 килограмм булган 2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында призлы урыннарда Тимур Зубрин, Милана Сәлахова калдылар. Шул ук елгылар, ләкин авырлыклары 46 килограмм булганнар арасында Нурислам Әхмәдовка, Алексей Ветошкинга, Рамил Шәйхуловка тиңнәр булмады. Авырлык категорияләре 58 килограмм булган 2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында беренче урында Азамат Гайнетдинов калды. Икенче һәм өченче урыннарны Эдгард Миннекаев белән Николай Аксамов бүлештеләр. Шул ук елгылар, ләкин авырлыклары 70 килограмм булган малайлар арасында Вадим Сәфиуллин беренчелеккә чыкты. Ә Айдар Нәҗметдинов белән Әмирҗан Тимерханов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. 70 килограммнан да авыр булган категориядә призлы урыннарны Рамазан Волков һәм Әмир Насыйфуллин яуладылар.
Авырлык категорияләре 23 килограмм булган 2003-2005 елгы малайлар арасында беренче урынны Ленар Мөхәммәтов яулап алды, ә икенче урында Әмир Дәүләтов калды. 25 килограммлы үлчәү категориясендә Самат Нуртдиновка һәм Данил Асадченкога тиңнәр булмады. Авырлык категорияләре 27 килограмм булган 2003-2005 елгы малайлар арасында көрәш бик киеренке барды. Монда беренчелектә Руслан Кузнецов, икенче урында Илья Воронов калдылар. Өченче урынны ике спортчы - Рим Маклаков белән Михаил Гыйльфанов бүлеште. 30 килограмм булган спортчылар арасында беренче өчлектә Алишер Рамонов (I), Максим Фомин (II), Артур Осетрин (III) һәм Павел Спиродонов (III) калдылар. 32 килограмм булган 2003-2005 елгы малайлар арасында Руслан Хәбибуллинга тиөнәр булмады. Азамат Азимовка икенче урын бирелде. Ә Айнур Садриев белән Руслан Гайфуллин өченче урынны бергәләп бүлештеләр. 35 килограммлы спортчылар арасында призлы урыннырда Керил Заикин, Артем Минекаев, Аяз Вәлимөхәммәтов калдылар. 42 килограммлылар арасында Салават Асяновка, Сергей Новиковка тиңнәр булмады. Ә 42 килограммнан да артык булган көрәшчеләр арасында Аяз Шәкүров иң көчлесе дип табылды. Павел Новиков икенче урынны алды. Өченче урында Алмаз Шәкүров белән Никита Киримов калдылар.
Ирекле көрәш буенча ярышлар тиешле дәрәҗәдә бик яхшы узды. Монда төп хөкемдар - Виктор Булатовның тырышлыгы бихисап зур. Шулай ук үзләренең кул астында шөгыльләнүче спортчыларның тренерлары да - ә алар: Рафаиль Гыйззәтуллин, Азат Сәрвәров, Фатыйх Галәутдинов, Владимир Ермаков, Фазиаль Хөсәинов та яхшы әзерлекләрен күрсәтә алдылар, дип хәбәр итәләр безгә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев