Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Кече Шилнә авылында баскетбол уены буенча дустанә очрашу узды(фото)

5 гыйнвар көнне Кече Шилнә авылында баскетбол уены буенча традицион дустанә очрашу булып үтте. Ярышларда район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең профессионаллары - үткән елларда шөгыльләнүчеләр һәм бүгенге спортчылар көч сынашты. Уен бик киеренке барды. Профессионалларның да, яшь спортчыларның да бер дә биреләсе килмәде. Нәтиҗәдә, олылар командасы беренчелеккә чыкты. Ләкин...

5 гыйнвар көнне Кече Шилнә авылында баскетбол уены буенча традицион дустанә очрашу булып үтте. Ярышларда район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең профессионаллары - үткән елларда шөгыльләнүчеләр һәм бүгенге спортчылар көч сынашты. Уен бик киеренке барды. Профессионалларның да, яшь спортчыларның да бер дә биреләсе килмәде. Нәтиҗәдә, олылар командасы беренчелеккә чыкты. Ләкин шулай да, баскетбол уеннарының хөкемдарлары да, катнашучылар үзләре дә, хәтта җанатарлар да беренче урынны бөтен кеше яулап алды дигән бер фикергә килде.

Уеннарның барлык катнашучыларына да уен бик ошады. Ник дигәндә, спортчыларның һәрберсе дә «Безгә бу уен ясалган хаталарыбызны төзәтергә, үзебез өстендә эшләргә, тагын да күбрәк шөгыльләнергә этәргеч булды», дип үз сүзләрен әйтте. Мондый дустанә очрашулар алга таба да кабатланыр дигән фикердә каласы килә. Баскетбол уеннары ахырында бөтен команданың да уенчылары җыйналып күмәк фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев