Тукай районында Мәүлид кичәләре билгеләп үтелә
Тукай районында ислам дине кануннары буенча Мәүлид кичәләре билгеләп үтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа милади белән 571 елның 12 нче рабигыль-әүвәл аенда дүшәмбе көнне дөньяга килгән. Дөньядан киткән көне дә шул көнне. Димәк, рабигыль-әүвәл ае - Пәйгамбәребезне искә алу ае. Аны халыкта Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Шушы айда Пәйгамбәребезне искә...
Тукай районында ислам дине кануннары буенча Мәүлид кичәләре билгеләп үтелә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа милади белән 571 елның 12 нче рабигыль-әүвәл аенда дүшәмбе көнне дөньяга килгән. Дөньядан киткән көне дә шул көнне. Димәк, рабигыль-әүвәл ае - Пәйгамбәребезне искә алу ае.
Малтабар, Әҗмәкәй, Теләнче-Тамак, Мусабай, Биклән һ.б. авыл мәчетләрендә җыелучылар бергәләшеп Мөхәммәд пәйгамбәребез тормыш юлындагы вакыйгалар, төрле риваятьләр һәм хәдисләр сөйләде, дога кылып, мөнәҗәтләр башкарды. Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов хәбәр итүенчә, мөселманнарга Мәүлид аеның соңгы көннәрен дә(11 гыйнварга кадәр) пәйгамбәребез тормышын өйрәнеп, аны зурлап, мактап, догалар кылып үткәрү яхшы.
Фотода - Теләнче Тамак авылы мәчете
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев