Боерган авылының «Акчарлак» үзәгендә Яңа ел бәйрәме һәр кешенең дә күңеленә хуш килде
5 гыйнвар көнне Боерган авылының «Акчарлак» күпфункцияле үзәгендә балалар өчен «Кыш бабайда кунакта» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле конкурс-ярышларда актив катнаштылар. Кыш бабайның күчтәнәчләре дә мулдан иде, бәйрәмннән беркем дә бүләксез кайтып китмәде. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә яңа ел символы -...
5 гыйнвар көнне Боерган авылының «Акчарлак» күпфункцияле үзәгендә балалар өчен «Кыш бабайда кунакта» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле конкурс-ярышларда актив катнаштылар. Кыш бабайның күчтәнәчләре дә мулдан иде, бәйрәмннән беркем дә бүләксез кайтып китмәде. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә яңа ел символы - Маймыл да килде бәйрәмгә. Бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады, дип хәбәр итә безгә «Акчарлак» күпфункцияле үзәкнең директоры Рәхилә Фәттахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев