4 август 2026 яңалыклары
-
Район аграрийлары 35 мең тоннадан артык бөртекле культура җыеп алды
Район басуларында урак кампаниясе дәвам итә: аграрийлар уңышны югалтусыз җыеп алырга омтыла.
-
Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары халыкны кабул итәчәк
Район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рафаэль Шаяхметовка район халкы медицина белән бәйле сорауларын бирә алачак.
-
Августта бакчага ниләр чәчәргә була?
Августның беренче көннәрендә бакчага дайкон, түгәрәк кара торма һәм башка шундый тамыразыклар чәчәргә була. Бакчачы-блогер Светлана Самойлова дайконның яшел булып үсүче “Миноваси” сортын утыртырга киңәш итә. Белгеч билгеләп үткәнчә, дайконның кызыл һәм шәмәхә төрлеләре бар.
-
Исемнәрдә — мода һәм экзотика: Тукай районында нинди исемнәр популяр?
Ел башыннан бирле Тукай районында балалар туу һәм никахлашу саны сизелерлек арткан. Бу хакта районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина хәбәр итә. Агымдагы елда районда 259 бала дөньяга килгән — бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 50 нәнигә күбрәк. Шулай ук 135 пар үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән.
-
Тыл ветераны Фәния Фатыйхова 94 яшьлек туган көнен билгеләп үтә
Тукай районында туып-үскән, хәзерге вакытта Минзәләдә гомер итүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Фәния Миннәхмәт кызы Фатыйхова үзенең 94 яшьлек күркәм туган көнен бәйрәм итә. Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен дәүләт медаленә лаек булган бу көчле рухлы ханымны туган көнендә зур гаиләсе һәм ике район халкы да котлый.
-
Ана сөте — сабыйга иң кыйммәтле бүләк
Россиядә «Озын һәм актив гомер» милли проекты кысаларында күкрәк сөте белән имезүне популярлаштыру атналыгы старт алды. Белгечләр ана сөтенең бала сәламәтлеге өчен алыштыргысыз икәнен искә төшерә һәм яшь аналарны бу табигый процессны дөрес оештырырга чакыра. Күкрәк сөте — сабый өчен иң куркынычсыз һәм файдалы туклану чыганагы, чөнки ул баланы инфекцияләрдән саклаучы бөтен төр витаминнарга бай.
-
Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында татлы бәйрәм узды
Яңа Бүләк авыл мәдәният йортында һәм китапханәсендә Бөтендөнья карбыз көненә багышланган уен-күңел ачу программасы оештырылды. Мәктәп укучылары һәм нәниләр өчен җәйге каникулларның тагын бер көне онытылмаслык, татлы һәм күңелле вакыйгага әверелде.
-
Яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
4 августта, Татарстан территориясендә кабат һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.