4 март 2016 яңалыклары
-
Тагын өч җәяүле машина астында калды
Соңгы вакытта җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре көннән-көн күбәя. 2016 ел башыннан район юлларында шундый биш очрак теркәлде. Аларда ике кеше үлде, дүртесе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Ә узган ел бу чорга җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле ике һәлакәт булган, аларда бер кеше үлгән, берсенең сәламәтлегенә зыян килгән.
-
Түбән Камага экскурсиягә бардылар
3 мартта укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан район башлыгы Васил Хаҗиев, мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев, шулай ук районның мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре Түбән Кама шәһәренең шин заводына сәфәр кылдылар. Биредә алар заводның эшчәнлеге белән таныштылар, әлеге заводка кадрлар әзерләүче уку йортлары вәкилләре белән очраштылар.
-
Су тутыру мәйданчыгы төзүнең авылга зыяны булмасмы дип борчылалар шилнәбашлылар
Шилнәбаш авылы артындагы буа ярына узган ел көздән «АГРОСИЛА ГРУПП» холдингы су тутыру мәйданчыгы төзеде, ягъни 25шәр куб метр сыеклык сыйдырышлы зур бочкалар китереп урнаштырды. Шилнәбашлылар бүген аптырашта: ни өчен аларны нәкъ менә бирегә куйганнар, бу савытларда нәрсә сакланачак? Халык арасында «Кама» агрофирмасы басуларына сибәр өчен агулы химикатлар кушылган су...
-
Тормыш яме – гүзәл хатын-кызларыбыз
Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнар, фәлсәфәчеләр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләрне, иң җете төсләрне тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүгенге...
-
Әсгать Сәфәров: «Хезмәткә түләү – агротармакта иң проблемалы мәсьәлә»
Агросәнәгать комплексында бүген иң проблемалы мәсьәлә булып хезмәткә түләү тора, дип белдерде Татарстан Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТР җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләү буенча Лаеш районында үткәрелгән видеобрифингта. «Республикада уртача хезмәт хакы 30 мең сумга якынлашканда, бу тармакта исә ул 17...
-
Депутатлар кабул итә
Март аеның һәр сишәмбесендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең кабул итү бүлмәсендә Тукай муниципаль районы Советы депутатлары халык кабул итә. Безнең район халкы ул көнне Яр Чаллы шәһәре, Есенин урамы, 1нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп, 15 март көнне Л. Әхмәтовага һәм О. Гончаровага, 22 март көнне Г. Петровка һәм Р....