Әсгать Сәфәров: «Хезмәткә түләү – агротармакта иң проблемалы мәсьәлә»
Агросәнәгать комплексында бүген иң проблемалы мәсьәлә булып хезмәткә түләү тора, дип белдерде Татарстан Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТР җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләү буенча Лаеш районында үткәрелгән видеобрифингта. «Республикада уртача хезмәт хакы 30 мең сумга якынлашканда, бу тармакта исә ул 17...
Агросәнәгать комплексында бүген иң проблемалы мәсьәлә булып хезмәткә түләү тора, дип белдерде Татарстан Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТР җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләү буенча Лаеш районында үткәрелгән видеобрифингта. «Республикада уртача хезмәт хакы 30 мең сумга якынлашканда, бу тармакта исә ул 17 мең сум булып кала. Кайбер агрофирмалар анысын да вакытында бирмиләр», - диде ул. Тукай районына тукталып, анда уртача хезмәт хакы күрсәткече яхшы булуын билгеләп үтте, ләкин бу «Чаллы-Бройлер» һәм «Кама-Бекон» кебек эре предприятиеләр исәбенә дип ассызыклады.
Моңа өстәп, юллар төзү, ТКХ түләүләрен җыю көн кадагындагы мәсьәләләр, дип билгеләп үтте ул. Юл фонды республикада узган елгы кебек кала дип белдерде. Былтыр ул 17,4 млрд сум тәшкил иткән. Ә авыл эче юлларын төзекләндерүдә үзара салымның ярдәме зур булган.
Шулай ук мигрантлар мәсьәләсендә аерым сүз булды. Авыл җирлеге башлыгы һәр килгән кеше турында хәбәрдар булырга тиеш, дип ассызыкланды.
2016 елда да республикада барлык программалар эшләячәк, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү төп юнәлешләрнең берсе булып калачак, дип белдерде Әсгать Сәфәров.
Фото чыганагы: sport.kazanfirst.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев