Тормыш яме – гүзәл хатын-кызларыбыз
Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнар, фәлсәфәчеләр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләрне, иң җете төсләрне тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүгенге...
Эльмира ханым 1977 елның 10 июнендә, Түбән Суыксу авылында яшәүче Гөлнур һәм Нәвәдир Рахмановлар гаиләсендә икенче кыз булып дөньяга аваз сала. Әти-әнисенә куанычка туган кыз - бик иртә кул арасына керә башлый, һәрбер эштә булышлык күрсәтергә омтыла, үзе өйрәнгәнне кечкенә энесенә дә өйрәтә. Кулына өлгергәнлек аттестаты алган Эльмира, апасының юлын дәвам итеп, укытучы булырга дигән карарга килә. Аның хыялы педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң тормышка аша. 1997 елда яшь укытучы Чаллы шәһәренең 58нче мәктәбенә килә.
Шәһәр күләмендә узган «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә катнашып, чибәр, мөлаем Эльмира финалга чыга. Бәйгедә уңган, бар яктан да булган туташны күреп, шәһәр мәдәният үзәгенә татар бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар. 2007 елда Эльмира читтән торып, Алабуга шәһәренең педагогия университетына укырга керергә карар итә, шуның белән беррәттән үзе туып-үскән Түбән Суыксу авылы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә килә.
Тәрбиячеләрне мин бакчачы белән тиңләр идем. Бакчачы һәр яз җир-анабыз куенына орлыклар сала, ә тәрбиячеләр - бала күңеленә белем орлыклары. Аларның һәркайсына аерым игътибар кирәклеген аңлап эшләгән Эльмира ханым. Шуңа күрә ул белем биргән балалар апаларының тәрбиясен, тырышлыгын бик тиз эләктереп алалар.
Педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнгән Эльмира гади тәрбиячедән зирәк җитәкчегә әверелә - аны әлеге балалар бакчасының мөдире итеп билгелиләр. Ул гомерен сабыйларга багышлаган, тәҗрибә туплап, методик осталыкның серләренә төшенә, сизгер күңелле, талантлы педагог һәм җитәкчегә әверелә. Мөдир буларак, гаҗәеп тырыш, үзен тулысынча яраткан эшенә багышлаган тынгы белмәс эшсөяр икәнен күрсәтә. Балаларның яратуын, ата-аналарның хөрмәтен яулый. Коллективта һәрбер кешенең шәхси үзенчәлекләрен күздә тотып эш итә, хезмәттәшләренең көчле якларын белеп, бергәләп яңа үрләр яулыйлар. Шулай итеп «Ак каен» балалар бакчасы белән 8 елдан артык җитәкчелек итә ул.
Эльмира ханым оста педагог кына түгел, ул сөйкемле тормыш иптәше, ана, гаиләсенә яктылык сирпеп торучы нур да. Ире Ришат белән бергә алма кебек кыз һәм малай үстерәләр. Әниләреннән үрнәк алып, бар җирдә беренче булып, уңышларга ирешергә тырышалар сабыйлары. Балалары - аның горурлыгы. Кызы Әдилә «Татарстан Мини-Миссы» исемен яулый, бал биюләре белән шөгыльләнә, улы Динар гармунда уйный, шулай ук спорт белән мавыга. «Минем өчен ана булу - иң зур бәхет», - ди Эльмира Нәвәдир кызы.
Гомумән, Эльмира ханым бар яктан да булган хатын-кыз. Нинди генә эшкә алынса да, «эһ» тә итми башкарып чыга һәм уңыш казана. Әйтерсең, аңа бөтен матурлык, сабырлык, игелеклелек, йомшаклык, мәхәббәт салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев