Су тутыру мәйданчыгы төзүнең авылга зыяны булмасмы дип борчылалар шилнәбашлылар
Шилнәбаш авылы артындагы буа ярына узган ел көздән «АГРОСИЛА ГРУПП» холдингы су тутыру мәйданчыгы төзеде, ягъни 25шәр куб метр сыеклык сыйдырышлы зур бочкалар китереп урнаштырды. Шилнәбашлылар бүген аптырашта: ни өчен аларны нәкъ менә бирегә куйганнар, бу савытларда нәрсә сакланачак? Халык арасында «Кама» агрофирмасы басуларына сибәр өчен агулы химикатлар кушылган су...
Чыннан да, бүген елганың яр буенда өч зур савыт тора. Аларның икесенә су тутырылган. Елга авылдан берничә йөз метр гына читтә. «Җәй буе олысы-кечесе шушында су керә, спорт белән шөгыльләнә, актив ял итә. Кышын да менә яраткан урыныбызны буш тотмыйбыз, - дип сөйләделәр скандинавия йөрешенә чыккан апалар. - Безнең әлеге савытларның нинди максатка куелганын бик беләсебез килә. Аннары, инде агу сакланмаган очракта да, нишләп ул савытларны елганың аргы ягына куймаганнар, ә нәкъ менә халык йөри торган җиргә урнаштырдылар икән?» - дип борчуларын белдерделәр алар.
Сорауларга ачыклык кертүне сорап без «АГРОСИЛА ГРУПП» ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәнис Газетдиновка мөрәҗәгать иттек.
«Без узган ел Тукай районында өч җирлектә сулыклар янына - Сәмәкәйдә, Ташкичүдә һәм Шилнәбашта шундый савытлар урнаштырдык. Ә, гомумән, холдинг буенча мондый корылмаларны 22 урынга куйдык. Башта аларның агрофирмага ни өчен кирәклеген аңлатып үтим. Киләсе сезонда без басудагы үсемлекләрне чүп үләннәреннән саклау өчен яңа төрле сиптергечләрдән файдалана башлаячакбыз. Ә алар бик сизгер: су белән эләккән ләмне дә, үләнне дә үткәрми. Без буадан суны 7-8 метр эчкә кертеп куелган махсус мотопомпалар ярдәмендә әлеге савытларга кудырачакбыз. Бу вакытта аннан ләм дә, үлән дә, башка матдәләр дә керергә тиеш түгел. Аннары, тикшерүләрдән күренгәнчә, буалардагы суның составында металл күп. Суны әлеге савытларга тутырып утыртканнан соң аның сыйфаты яхшыра. Һәм инде, өченчедән, безгә суның җылы булуы кирәк. Эшнең нәтиҗәсе булсын өчен температурасы 20 градустан югары булган су куллану мөһим.
Авыл халкы борчылмасын, биредәге савытларда буадан кудырган чиста су гына торачак. Утыргач, җылынгач, аны машиналарга тутырып басуга алып китәчәкбез. Сиптергеч шунда гына тора. Аның үзенең кечкенә бачогы бар. Агулау препаратлары һәм тиешле күләмдәге су шул бакка салып болгатыла. Аннары бу масса һәм машинадагы су сиптергечнең зур савытларына кудырыла. Машинага агу керми. Шулай булгач, ул елга янында түгелеп калыр дип хафаланасы юк.
Елга янына куелган савытлар ныклы фундаментка утыртылган, барлык куркынычсызлык таләпләре үтәлгән. Җәйгә таба савытларны буяп куярга да планлаштырабыз. Шилнәбашта савытлар куелган урын читтәрәк. Су керүчеләргә комачаулар дип уйламыйм. Аннары, басуларны агулау төнлә башкарыла. Шуңа күрә машиналар да бирегә су алырга төнлә киләчәк. Алар елгага төрле яктан юл таптап бетермәячәкләр, бер салынган юлдан гына йөриячәкләр. Миңа калса, монысы да уңай момент.
Савытларда су һәрвакыт тулы торачак. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында аннан авыл халкы да файдалана алачак. Беренче сиптерү майның 10нарыннан башланачак. Ул вакытта инде савытлар тулы булачак. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, әлеге савытларның авылга бер зыяны да тимәячәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев