Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тагын өч җәяүле машина астында калды

Соңгы вакытта җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре көннән-көн күбәя. 2016 ел башыннан район юлларында шундый биш очрак теркәлде. Аларда ике кеше үлде, дүртесе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Ә узган ел бу чорга җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле ике һәлакәт булган, аларда бер кеше үлгән, берсенең сәламәтлегенә зыян килгән.

Һәрдаим кисәтеп торуларга да карамастан, юл хәрәкәтендә катнашучылар кагыйдәләрне үтәми, аеруча бу җәяүлеләрнең үзләренә кагыла, дип белдерә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Югыйсә, үз гомерләре, үз сәламәтлекләре турында алар беренче чиратта үзләре уйларга тиеш. Соңгы бер атна эчендә булган өч һәлакәт - ваемсызлыкның ачык мисаллары.

26 февральдә кичке сәгать 6да Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының икенче километрында юл аша чыгып барганда 55 яшьлек ир-ат «ВАЗ-21140» автомобиле астына керә. Ул һәлакәт урынында ук җан бирә. 29 февральдә кичке сәгать 8нче яртыда Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрында юл кырыеннан баручы җәяүлене машина бәрдерә. Авыр җәрәхәтләр белән ул БСМПга озатыла. 2 мартта төнлә М-7 трассасының 1066нчы километрында, Күзкәй ягулык салу станциясе каршында, билгесез йөк машинасы 27 яшьлек ир-атны бәрдерә. Егет ашыгыч ярдәм килгәнче җан бирә. Караңгы вакыт булуга карамастан, ир-атларның берсе дә үзләрен саклау өчен бернинди чаралар да күрмәгән, киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар да булмаган. Әлбәттә, машина йөртүчеләр дә тизлек режимын сакламаган.

Караңгыда юлда йөргәндә киемегездә яктылык кайтаргыч элементлар булсын дип ЮХИДИ хезмәткәрләре юкка гына кисәтмиләр. Алар җәяүлене күрү мөмкинлеген күпкә арттыра. Хәзер җирле пункттан читтә йөргәндә бу кагыйдәне үтәмәүче җәяүлеләргә 500 сум штраф та каралган. Ләкин штраф түләүдән куркып кына түгел, үз гомерегез турында уйлап әлеге кагыйдәне үтәүне, гомумән, юлда һәркемнең бик сак булуын сорыйлар юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев