3 июнь 2016 яңалыклары
-
«Күркәм гаилә” бәйгесенә йомгак ясалды
Вәгъдә иткәнчә, бүген, 3 июнь кичке сәгать 6да без «Күркәм гаилә" бәйгесенә йомгак ясыйбыз. "Якты юл" газетасы игълан иткән бу чарада Тукай районының 3 гаиләсе катрнашты. Бу - Күзкәй авылыннан Вәҗиевлар, Иске Абдул авылыннан Әхмәтҗановлар һәм Иске Җирекледән Миңнехановлар гаиләләре. Алар өчен газета укучылары менә бу рәвешле тавыш бирде. Барлык...
-
Балалар бәйрәме гөр килеп узды
Мәктәпләрдә укулар тәмамланган, җәй башланган, ял лагере эшли башлаган, Сабантуйлар гөрләгән вакыт. Менә шундый күңелле вакыйгалар белән башланып китте авыл җирлекләрендә балаларның җәйге ялы.
-
Игеннәр әйбәт күренә, яңгыр кирәк
Милли бәйрәмебез Сабан туе алдыннан комиссия белән чыгып, игеннәрнең торышын тикшерү гадәте бар. Быел да район җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган 4 төркем хуҗалыкларда булып, кырлардагы чәчүлекләрне карап, бәяләп чыкты.
-
«Ярыш» сыер савучылары хезмәтләрен яратып башкаралар
Иртәнге сәгать 6 тулырга 15 минут. Без Күзкәй авылында урнашкан «Ярыш» хуҗалыгының җәйге лагерына килдек. Сыер савучылар инде үз хуҗалыкларындагы сыерларны савып, малларын карап, тавык-чебешләрен ашатып, өйдә калган ирләренә, бала-чагаларына иртәнге ашны әзерләп, кыскасы, кырык төрле эш башкарып, яраткан малкайлары янына килеп өлгергәннәр.
-
Интернат-мәктәптә балаларны яклау көне Сабантуй итеп билгеләп үтелде
Балаларны яклау көнен Теләнче Тамакның интернат-мәктәбендә Сабантуй бәйрәме рәвешендә билгеләп үттеләр. Бу биредә тәрбияләнүчеләр өчен Сабантуй уеннары гына түгел, мәктәп белән өч айга саубуллашу көне дә булды. Ә чыгарылыш сыйныфын тәмамлаган 12 бала тугыз ел дәвамында белем һәм тәрбия алган, инде туган йортларына әйләнгән мәктәпләре белән бөтенләйгә хушлашты.
-
Хөрмәтле тукайлылар!
Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Ул бар дөньяга сибелгән татарларның һәм республикада яшәүче барлык кешенең зарыгып көтеп ала торган яраткан бәйрәмнәренең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килгән Сабан туе үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды. Бу бәйрәм тынычлык, игелек һәм үзара ихтирам идеалларының чагылышы. Сабантуй мәйданы дусларны очраштыра,...
-
Сабан туе котлы булсын!
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар! Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе - Сабан туе белән тәбрик итәм. Сабан туе - хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме. Гадәттә, ул кыр эшләре төгәлләнгәч, үткәрелә. Сабан туе Җир-ананың уянуын гәүдәләндерә, татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә. Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган, сабанчыга, игенгечә...