Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Игеннәр әйбәт күренә, яңгыр кирәк

Милли бәйрәмебез Сабан туе алдыннан комиссия белән чыгып, игеннәрнең торышын тикшерү гадәте бар. Быел да район җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган 4 төркем хуҗалыкларда булып, кырлардагы чәчүлекләрне карап, бәяләп чыкты.

Күкрәп утырган басулардан сөенеп кайттык

Район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендәге безнең төркем иртәнге алтынчы яртыда ук юлга кузгалды. Иң беренче «Гигант» хуҗалыгы кырларын карадык. Көзге, язгы бодай, арпа чәчүлекләре күзләрне куандыра. Игеннәр тигез тишелгән, күкрәп утыралар. Биредә игенчелек культурасы югары дәрәҗә. Тиешле срокларда, агротехник таләпләрне төгәл үтәп, җирләрне вакытында сөрәләр, чәчәләр, үсемлекләрне тукландыралар, корткычларга каршы чаралар күрәләр - биредә бөтен эш җепкә тезгәндәй төгәл бара. Нәтиҗәсе күз алдында. Район башлыгы Васил Хаҗиев, игеннәрне караганнан соң, хуҗалык җитәкчесе Риф Имамовка ихлас рәхмәтләрен белдерде. Риф Хәниф улы бу кырлардан гектарыннан 40 центнердан да ким булмаган уңыш җыеп алырга ниятли. Без булган «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак авылына караган ХПК-3, «Ирек» хуҗалыгы кырлары да әйбәт уңыш вәгьдә итә. Биредә дә комиссия әгъзалары кырларны күз тимәсен дип сокланып карады. Игеннәрнең тишелеше әйбәт, тик менә яңгырлар кирәк. Авыл хуҗалыгы идарәсенең әзерләүләр буенча консультанты Сергей Волков һәр кырда махсус кечкенә көрәк белән игеннәрнең тамырын чокып алып карый, аның торышы, тармаклануы күп нәрсә турында сөйли. Бүген үсемлекләрдә үзенә күрә «программалаштыру» бара, көннәр эссе, явымсыз булса, ул бар куәтен җан асрауга юнәлтә, җылы шифалы яңгырлар явып үтсә, көчен уңышка бирәчәк. Менә туфракта гына дым аз, механизаторлар, агрономнар үзләреннән килгәннең барысын да эшләгән, инде күкләрнең игенче хезмәтенә, үсентеләргә мәрхәмәтле булуын көтәсе кала.

Игеннәрне тукландыру, корткычларга каршы агулау белән беррәттән, хуҗалыкларда печәнгә төшкәннәр. «Гигант», «Алмаз»да да хуш исле үлән кырларына тукталдык. «Зөфәр Фәрваевич печәнгә төшүгә яңгыр ява торган иде, бу юлы да шулай булмасмы әле», - дип көлештеләр тикшерү белән килүчеләр.

Фермерларның да җиңе сызганулы. Чабыш атлары асраучы Подсекаев фермер хуҗалыгының малларга фураж өчен иген үстерә торган кырларын карадык. Игеннәр күркәм күренә. Әле кичә генә чүп үләннәренә каршы гербицидлар сиптергәннәр. Нәтиҗә булырга тиеш. Хуҗалыкның идарәчесе Вахит Тәхәвиев әйтүенчә, былтыр атларны шушы кырларда үстерелгән бөртек белән ашатып чыкканнар. Сатып алмаганнар. Ә биредә 200ләп баш ат асрала. Алар күптән түгел узган Казан Сабан туенда чапканнар, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдәге зур чараларда да актив катнашып киләләр.

Күбрәк орлыкчылык белән шөгыльләнүче Тәбрис Мисбахов кырларындагы игеннәр дә күзне куандыра. Шилнә кооперативының бер басуында бәрәңгеләр матур гына тишелеп килә. Алмаз Йосыпов икенче икмәкне 155 гектарда игә. Аны уңышы булсын өчен ел саен бер үк басуга чәчми. Коры ел килсә, буадан су сиптерүне җайлап куйган. Ул да бу культурадан мул уңыш алырга исәпли.

Инзилә Әхмәтгәрәева.

Фермерларның иген үстерү технологиясенә игътибарны арттырулары мөһим

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов җитәкчелегендәге комиссия эшен «Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсеннән башлады.

Шилнәбаш авылыннан ерак булмаган арпа басуында комиссияне агрофирманың директор урынбасары Раушан Харисов, әйдәп баручы агрономы Минталип Галиев һәм бүлекчәнең җитәкчесе Равил Илдарханов каршы алды. Басу гербицидлар белән эшкәртелгән, тукландырылган дип аңлаттылар белгечләр. Арпаның тамыры көчле, ләкин яңгырлар кирәк, диделәр. Аннары көзге бодай, борчак басуларында булдылар. Комиссия әгъзалары камалыларның игеннәрне вакытында чәчүен, үстерү технологиясен үтәүләрен, кыскасы, эшнең җиренә җиткереп, нәтиҗә өчен башкарылуын билгеләп үттеләр.

Белгәнебезчә, агрофирма күпләп шикәр чөгендере үстерүче хуҗалык. Аның барлык бүлекчәләрендә дә бу культурага урын бирәләр. Барлык мәйдан 3000 гектардан артык. Хәзер җәй буе чөгендер басуыннан кайтмыйча, рәт араларын кул белән эшкәрткән чаклар артта калды. Гербицид керткән урыннардан бик нык эзләсәң дә бер генә чүп үләнен дә таба алмыйсың. Дөрес, әле соңрак чәчелгән участокларны эшкәртеп бетерәсе бар.

Комиссия әгъзалары куе булып үскән, караңгы яшел төстә булып утырган көзге бодай басуына бик югары бәя бирделәр, тамырының ныклыгына сокландылар. Әле быел беренче мәртәбә чәчелгән шепкән (рыжик) культурасы басуын карадылар. Ул рапска охшашрак, май алу өчен үстерелә торган культура. Сату бәясе дә шактый кыйммәт, табышлылыгы яхшы, дип аңлатып үтте агрофирма директоры Рәшит Хәбетдинов. Шуның өстенә, басуны чистарту өчен яхшы культура, эшкәртмичә дә буразна арасында чүп юк. Горчица культурасын да нигездә шул максатка үстерәләр агрофирмада.

Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да игеннәрнең үсешен комиссия бик яхшы дип бәяләде. Шулай ук куе яшел булып үскән көзге бодай басуына камалылардан ким бәя бирмәде.

Ә менә фермерларның басулары югарыда әйтелгән хуҗалыкларныкыннан шактый аерыла. Комиссия Сарман ягындагы урнашкан берничә эшмәкәрнең кырларында булганнан соң шундый фикергә килде. Аларга игеннәрне чәчү, эшкәртү технологиясенә игътибарны ныграк юнәлтергә кирәк, дип басым ясалды. Үсемлекләрнең тамырлары бик нәзек, алардан яхшы уңыш чыкмасы көн кебек ачык. Тагын бер мөһим момент - орлык агулап чәчелмәгән, бу да уңышка нык тәэсир итә. Кайбер урыннарда известь җитмәвен билгеләп үттеләр авыл хуҗалыгы белгечләре, андый участокларны наратбаш үләне баскан. Ләкин фермерлар барысы да шулай ук көч куялар, хезмәтләрен кертәләр. Эшләгәч нәтиҗәсе дә булсын иде, шуңа күрә технологиягә игътибар итү бик кирәк, дип билгеләп үттеләр комиссия әгъзалары. Нинди гебицидлар кертергә, нинди ашламалар кулланырга - бу уңайдан үз киңәшләрен бирделәр.

Гомумән, район басуларындагы игеннәрнең торышын комиссияләр уңай дип бәяләделәр, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең барысына да хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Лариса Васильева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев