«Ярыш» сыер савучылары хезмәтләрен яратып башкаралар
Иртәнге сәгать 6 тулырга 15 минут. Без Күзкәй авылында урнашкан «Ярыш» хуҗалыгының җәйге лагерына килдек. Сыер савучылар инде үз хуҗалыкларындагы сыерларны савып, малларын карап, тавык-чебешләрен ашатып, өйдә калган ирләренә, бала-чагаларына иртәнге ашны әзерләп, кыскасы, кырык төрле эш башкарып, яраткан малкайлары янына килеп өлгергәннәр.
Лагерь капкасы янында безне ферма мөдире Илназ Кашапов каршы алды.
- Колхозда 360 баш савым сыер бар. 7 сыер савучы: Ильмира Әхмәтвәлиева, Гөлүсә Бәйрәмова, Хәлимә Юлдашева, Дамира Хәмәтдинова, Фидания Мәрдәнова, Наилә Шәрипова, Нәфисә Шәехова - сыерларны көненә ике тапкыр савалар. Алар барысы да тәҗрибәле терлекчеләр. Һәрберсенең группасында 50ләп сөтбикә. Килеп керүгә барысы да җиң сызганып эшкә кереште. Ә кичке савым дүрттән җидегә кадәр. Мал рационына килгәндә, иртән сыерларга кукуруз силосы катыш сенаж бирелә, аннары маллар күпьеллык үлән көтүлегенә китәләр. Бирегә кайткач, алларына сенаж салына. Үзегез күргәнчә, мал алдында улак тулы су, - дип сөйләде миңа ферма мөдире.
Сыер савучы Гөлүсә Бәйрәмова белән дә сөйләшеп алам.
- Бик җиңел түгел дә, көн саен башкара торган эшем бит. Куллар күнеккән, бу һөнәрне сайлавыма үкенмим, - дип тыйнак кына җавап бирде Гөлүсә ханым. Күзкәйгә килен булып төшкән тырыш кыз 29 ел элек фермага килә. Кайнанасы Мөнҗия ападан эстафетадай кабул итеп ала ул бу эшне. Малларны яратмасаң, озак еллар монда эшләп булмый. Гөлүсә ханым эшеннән ямь табып эшли торганнардан, малкайлары турында да яратып сөйли.
- Күп җирләрдәге кебек фермабыз таралмады, эшсез калмадык. Шуңа күрә фермага сөенеп киләбез. Эшләү өчен шартлар да тудырылган, - дип сүзгә кушылды 26 ел сыер савучы булып эшләүче Нәфисә Шәехова.
- Мин терлекчелек тармагында 30 елга якын эшлим. Хәзер эш шартлары яхшы. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, җырлый-җырлый гына эшлисе. Яңгырлар явып печәннәр уңсын иде, ул чагында сыерлар да сөтле булыр. Сыер бит ул бик акыллы хайван, үзенең хуҗасын белә, алар белән сөйләшә-сөйләшә эшлим! - ди, канәгатьлеген яшермичә, Фидания Мәрдәнова.
- Мин үзем Ташкент якларыннан. 14 ел эшлим биредә. Хуҗалык җитәкчесе Расим Мансурович эшләгән кешене хөрмәтли белә, әледән-әле фермага килеп, эшебез белән кызыксынып тора.
Без үзебез дә бер гаилә кебек дус, тату эшлибез - җиде бөртек сыер савучы без монда. Ирем Газинур да хуҗалыкта эшли, ул - тракторчы да, саву операторы да. Әле улыбыз Илнур да гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә ниятләп тора, - дип сөйләде миңа Наилә Шәрипова.
Савымчыларның ничек эшләүләрен карап торам. Күзем сыерлар янында кайнашкан кызчыкка төште. Кем кызы икән ул? Әнисенә ияреп килгән Дамира Хәмәтдинова кызы Венера икән.
- Миңа 13 яшь, быел җиденче сыйныфны тәмамладым. Еш кына әнием янына булышырга киләм - эше бик тынгысыз бит. Биредә сыер җиленен юарга су ташыйм, барда бушатам, бозауларны карарга булышам, - дип сөйләде Венера.
Яшьләр фермага килергә атлыгып тормаган чорда, әлеге күренеш мине бик сөендерде. Дамира ханымның үзе белән дә сөйләшеп алдык. Ул биредә 20 елга якын эшли икән инде.
- Бүгенгедәй исемдә, җиденчене тәмамлагач, өч ай колхозда сыер саудым. Эшләгән акчама, ак төлке якалы пәлтә һәм күн итек алдым. Бар дус кызларым көнләштеләр! Шул мәлдән бирле сыер саву белән бәйле минем гомерем. Кызым Венера да бишенче сыйныфтан бирле миңа ярдәмгә килә башлады. Ул булышкач, җиңелрәк тә, рәхәтрәк тә. «Әни, барам», дип кенә тора. Ярый әле ул бар, - ди Дамира ханым горурлык хисе белән.
Без сөйләшкән арада, терлекчеләрнең хәлләрен белешергә җитәкче Расим Шәйхаттаров үзе дә килеп җитте.
- Безнең кызлар барысы да менә дигән! Ферманы тотучылар нәкъ менә алар инде, - дип сөйләп китте ул. - Җәйге сезонга без зур ышанычлар баглыйбыз. Әлегә көненә 5 тоннага якын сөт савыла. Димәк, бер сыердан 14 литрга якын савыла. Сөтне «Челны-Холод» комбинатына 16 сум 30 тиеннән җибәрәбез, сыйфаты югарылысы 18 сумга баса. Хәзерге көндә 200 урынлы яшь таналар абзарын төзекләндерәбез. Көзгә шунда керергә ниятлибез. Эшчеләрнең хезмәт хакына килгәндә, кышкы айларда - 22-23 мең тирәсе, җәйге чорда 30 меңгә кадәр чыга, - диде ул.
Терлекчеләрне барысын бергә фотосурәткә төшергән арада, ял иткән яки ашап торган маллар бөтенесе дә безне урап алдылар. Бар күңелләрен биреп үзләрен караган апаларын беләләр алар.
Иртәнге савым тәмам. Менә чыбыркы шартлаткан тавыш ишетелде. Ә сыер савучылар өйләренә таба юл тоттылар. Нәкъ тугыз сәгатьтән алар янә җәйләүгә килеп өр-яңа баштан эшкә тотыначаклар. Ходай җиңеллекләр бирсен ару-талу белмәс бу гүзәл затларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев