2 август 2024 яңалыклары
-
Ил куәте – икмәктә!
«Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы районда беренчеләрдән булып урып-җыюга чыкты. Хуҗалыкның гомуми сөрүлек җирләре 6150 гектар тәшкил итә. Шуның 3000 гектарына бөртекле культуралар чәчелгән. 850 гектарын иген уңышы – көзге бодай били. Чәчүлек мәйданнарының калган өлешенә арпа, язгы бодай, мал азыгы чәчелгән.
-
Волонтерлар экскурсиягә барды
Теләнче Тамак авылы волонтерлары бу көннәрдә Алабуга шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Эшмәкәр Ринат Габдрахманов шул рәвешле махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәк-яракларны әзерләп җибәрү белән шөгыльләнүче хатын-кызларның күңелен күрергә уйлаган. Ул бар уңайлыклары булган автобусны яллап, чыгымнарны үзе өстенә алган.
-
Районда күчмә медицина комплекслары эшли
Тукай районы авыл җирлекләрендә Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы программасы нигезендә ике күчмә амбулатория комплексы эшлиячәк.
-
Артур Шәмсиев: «Энем өчен көрәшәм»
Махсус хәрби операция башланганнан бирле, илебезнең күп ир-егетләре хәрби зонага үз теләкләре белән ил чикләрен сакларга дип китте. Кемдер кечкенәдән үк үз иленең чын патриоты, икенче берәүләр дусларына, туганнарына күзколак булырга дип хәрби хезмәт юлына басты.
-
Мерәс авылында «Кичке уен»
«Кичке уен»нар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган.