Ил куәте – икмәктә!
«Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы районда беренчеләрдән булып урып-җыюга чыкты. Хуҗалыкның гомуми сөрүлек җирләре 6150 гектар тәшкил итә. Шуның 3000 гектарына бөртекле культуралар чәчелгән. 850 гектарын иген уңышы – көзге бодай били. Чәчүлек мәйданнарының калган өлешенә арпа, язгы бодай, мал азыгы чәчелгән.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалык райондагына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, орлыкчылык һәм терлекчелек тармаклары буенча алда бара. Тәҗрибә алмашу максатыннан еш уздырыла торган төрле дәрәҗәдәге семинарларда югары даирә җитәкчеләр сәйдәшлеләрнең орлыкчылык, игенчелек тармагы буенча эш тәҗрибәсенең республика игенчеләренә үрнәк булуы хакында әйтеп киләләр.
Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытында башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелганлыктан бу хуҗалыкта югары уңыш алуга өмет зурдан.
Булдыклы җитәкче һәм үз эшенең остасы булган белгечләр, игенчеләрнең тырыш хезмәте басуларыннан күренә. Иген кырларында тук башаклар чайкала. Кыр кораблары «Акрос»лар басуларны иңләп-буйлап ашлык ура-суга һәм җилгәрә, үзләре төяп җибәрә. КАМАЗ йөртүчеләр һава торышының уңай килүенә сөенә-сөенә басу юлы белән ындыр табагы арасында җилдерәләр. Алар гәрәбәдәй игеннең бөртеген дә әрәмшәрәм итмичә тиешле урынга илтеп җиткерүне максат итеп куйганнар.
Комбаиннар артыннан покос-покос булып яткан саламны пресс-подборщикларда Илсур Габидуллин, Расыйх Сабиров, Фәрит Зыятдинов төргәклиләр. Терлекчелек тармагы өчен бик мөһим булган салам төргәкләрен ферма территориясенә ташу эшләре комплекслы оештырылган.
Шул эшләр белән беррәттән, мал азыгы әзерләү – икенчегә люцерна чабып сенаж салу да куәтле темплар белән бара. Бүгенгесе көнгә 800 гектар җиргә чәчелгән люцернаның күп өлеше чабылып, сенаж итеп базларга салынган.
Шунысы сөенечле, тәҗрибәле аграрий, булдыклы җитәкче Марат Тәлгать улы Сафин яшь кадрларны хуҗалык эшенә җәлеп итү, үз белгечләрен булдыруны максат итеп куйган. Аның бу изге нияте –гамәлдә. Хәзергесе вакытта хуҗалык стипендиатлары – Казан аграр университеты студентлары басуларда җиң сызганып хезмәт куя. Югары белем алып туган авылларына кайтып авыл хуҗалыгы тармагында уңышлы эшләп килүчеләр – «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы горурлыгы. Мисал өчен, Тимур Сафин – авыл хуҗалыгы тармагында үзен судагы балыктай хис итә. Урып-җыю кампаниясен уңышлы оештыруда, шушы гаять җаваплы чорда эшләрнең динамикалы үсешен булдыруда тырышлык куя. Еш кына сәйдәшлеләр белән аралашырга: игенчелек, терлекчелек тармагында эшләүчеләр, хуҗалыкта ирешелгән уңышлар, район һәм төбәк, республика семинарлары турында язарга туры килә. Шуңа да җитәкче кадрлар белән еш аралашабыз. Тимур Маратович барлык сорауларга да төгәл һәм аңлаешлы итеп җавабын бирә. Хезмәт кешесенә карата хөрмәте зур булуы сүзеннән һәм эшеннән сизелеп тора. «Тәҗрибәле, тырыш механизаторлар, алардан эш осталыгына өйрәнүче яшь кадрлар булганга күрә уңышка ирешәбез. Менә бу басуда алты “Акрос” комбайны эшли. Комбаинчы Ринат Габидуллин улы Айназ белән, Илдар Әшрәфуллин әтисе Айдар абый белән, Рәмзил Сәгыйдуллин ярдәмчесе Ислам Гыйльметдинов белән, Ислам Габидуллин энекәше Илсаф белән һәм Илгиз Дәүләтгәрәев (үзе генә) кыр корабы штурвалы артында аяз көннең һәр мизгелен файдаланып калырга тырышалар. Яшь кадрлар тәҗрибәле механизаторлардан эш серләренә төшенәләр. Баш агроном Нуриман Мәүләвиев урып-җыю чорында басу-кырларда, ындыр табагында бара торган барлык эшләрне ныклы контрольдә тота. Аның күз уңыннан бер нәрсә дә читтә калмый. Урыпҗыю кампаниясенең уңышлы үтүе, эштә тоткарлыклар булмавы җаваплы вазыйфа йөкләнгән хезмәт иясенең үз һөнәрен яратуыннан һәм компетентлылыгыннан тора. Баш инженер Раил Сәйфуллин үз вазыйфасын төгәл һәм бик яратып башкара. Ул барлык техниканы карап, аларның төзеклеген тәэмин итеп тора. Авыл хуҗалыгы техникасы асфальт юлдан «йөгерми». Ул төрле һава шартларында, төрле җирдә эшли. Сафтан чыккан чаклары була. Баш инженер «Ашыгыч ярдәм» шикелле бик тиз килеп җитә.
Уңыш яхшы булсын өчен сыйфатлы орлык кирәк! Киләсе ел уңышы – сыйфатлы орлыктан тора. Безнең бөтен басуларда – чәчүлек орлык үстерелә. Аның сере гади генә. Басудан турыга ындыр табагына кайткан ашлыкны Флүр Габидуллин, Ринат Мөнәвиров кабул итеп алалар һәм урнаштыралар. Хәзерге вакытта – урыпҗыюның иң кызган мәлендә ындыр табагына кайткан ашлыкны киптерү һәм беренчел чистарту эшләрен Мөнир Насыйров ярдәмчесе Айрат Бәхтияров белән башкаралар. Без суперэлиталы орлык чәчәбез һәм элиталы бөртек җыеп алабыз. Һәр сорт игеннең үз урыны тәгаенләнгән. Склад мөдире Илсөяр Сәгыйдуллина һәм Фәрит Дәүләтгәрәев бу җаваплы эшне җиренә җиткереп башкаралар. Аннары, басу-кырларда урып-җыю тәмамланып көзге эшләрдән бераз сулыш ала башлагач чәчүлек орлык әзерләүне барлык таләпләргә туры китереп әзерлибез. Чәчүлек орлык материалы тиешле параметр: чагыштырма авырлыгы (удельный вес), төсе, калынлыгы, озынлы һәм киңлеге буенча сайлана», – дип сөйли Тимур Сафин. Без сөйләшеп торган арада «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы директоры Марат Сафин комбаинчыларның эшен бүлмичә генә хезмәт барышы белән танышып чыгарга да, ындыр табагында да, машина-трактор паркында булырга да өлгерде һәм тиешле күрсәтмәләрен бирде. Уттай эш өстендә – быелгы уракта аяз көннең көтеп алган кунактан да кадерле булган чагында җитәкченең дә, игенченең дә, мал азыгы әзерләүчеләрнең дә җиңнәре сызганулы. Аллаһ Тәгалә аларга сәламәтлек, көчкуәт бирсен, барыбызны да аяз күкләр белән сөендерсен. Уңыш мул, бәрәкәтле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев