Кырмыскалардан ничек котылырга?
Әгәр участокта кырмыскалар күренсә, алар үзеннән-үзе юкка чыгар дип өметләнмәгез. Бу бөҗәкләр бик тиз үрчи, үсемлекләргә зыян китерерә. Вакытында чарасын күрмәсәң, уңышны җыя алмый да калырга мөмкин. Шуңа күрә хәзер кырмыскаларга нәтиҗәле чаралар күрү бик мөһим.

Кырмыскалар турыдан-туры үсемлекләрне ашамаса да, аларның төп зыяны тлә тарату белән бәйле. Тлә үсемлекнең суын суыра, аны зәгыйфьләндерә һәм үсешен тоткарлый. Моннан тыш кырмыскалар үсемлекләрнең тамыр системасын зарарлый, аеруча җиләк һәм яшелчә культуралары өчен бу бик куркыныч. Агачлар тирәсендәге туфрак структурасын боза, бу исә үсемлекләрнең нормаль үсешенә тискәре йогынты ясый. Өстәвенә, кырмыскалар төрле бактерия һәм гөмбә авыруларының таралуына да сәбәпче була. Коры сезонда исә алар йортларга һәм төрле корылмаларга үтеп кереп, өстәмә уңайсызлыклар тудыра ала.
Кырмыскалар белән көрәшү ысуллары
Кырмыскалар күп булганда махсус махсус препаратлар кулланыла. Иң нәтиҗәлеләре — бөҗәкләрнең нерв системасына тәэсир итүче чаралар.
-
Гельләр — кырмыскалар аларны ояга алып кайта һәм бөтен колонияне зарарлый;
- Гранулалар — туфракка сибелә, озак вакыт тәэсир итә;
- Аэрозоль һәм спрейлар — тиз нәтиҗә бирә, ләкин ояны тулысынча юк итү өчен җитәрлек түгел;
- Порошоклар — күбрәк профилактика максатында кулланыла;
- Саклагыч лаклар — өслекләрдә киртә барлыкка китерә.
Халык ысуллары
Химик чаралар кулланырга теләмәсәгез, өй шартларында әзерләнгән ысуллар ярдәм итә ала.
Бор кислотасы һәм шикәр
Кырмыскаларга каршы халык арасында киң кулланыла торган ысулларның берсе — бор кислотасы. Бу ысулны бакчачылар инде дистәләрчә еллар куллана.
1 чәй кашыгы бор кислотасын, 1 чәй кашыгы шикәрне һәм аз гына суны кушып, куе масса ясыйлар. Әзер катнашманы картон кисәкләренә яки шешә капкачларына салып, кырмыскалар күп булган урыннарга куялар.
Тагын бер рецепт — пешкән йомырка сарысы белән. 1 йомырканың сарысына 2 чәй кашыгы бор кислотасы кушыла. Перчаткалар киеп, шарчыклар ясала һәм кырмыска юллары һәм оялары буйлап таратыла.
Ләкин шунысын онытмагыз, бор кислотасы булган капкыннарны балалардан һәм йорт хайваннарыннан ерак урнаштырырга кирәк.
Нашатырь спирты
Нашатырь спиртының кискен исе кырмыскаларны куркыта. Бу ысул колонияне тулысынча юк итми, ләкин аларның юлларын боза һәм участоктан куып чыгара.
2 аш кашыгы нашатырь спирты 10 литр суга кушыла. Әзер эремә оя тирәсенә, кырмыска юлларына, куаклар астына һәм сукмакларга сибелә. Процедураны 2–3 көн саен кабатларга кирәк.
Нашатырь үсемлекләргә зыян китерми, хәтта азотлы ашлама буларак та кулланыла. Болытлы һавада яки кич белән сиптерү яхшырак булыр. Чөнки эсседә сыеклык тиз арада парга әйләнә.
Чүпрә һәм шикәр
Чүпрә кырмыскалар организмына эләккәч, газ барлыкка китерә һәм аларның үлеменә сәбәп була.
Рецепт гади: 1 өлеш чүпрә һәм 3 өлеш шикәр кушыла, аз гына су өстәлә һәм куе паста ясала. Әзер масса кырмыскалар күп булган урыннарга куела.
Уксус
Бакча кырмыскалары уксустан курка.
Уксусны су белән 1:1 пропорциясендә болгаталар, сиптергечкә салып, кырмыска юлларына, ояга керү урыннарына һәм йорт фундаменты тирәсендәге туфракка сиптерәләр.
Уксус вакытлыча нәтиҗә бирә, аеруча сезон башында тиз арада кырмыскалардан котылу кирәк булганда файдалы. Даими нәтиҗә өчен эшкәртүне берничә тапкыр кабатлау таләп ителә.
Сода һәм шикәр
Аш содасы һәм шикәр пудрасы тигез пропорцияләрдә кушыла. Әзер катнашманы капкачларга яки картонга салып, кырмыска юллары буйлап урнаштыралар.
Сода кырмыскаларның ашказаны эшчәнлеген боза. Алар катнашманы ашап берничә көннән үлә. Бу ысул бор кислотасына караганда йомшаграк, ләкин балалар яки йорт хайваннары булган очракта куркынычсызрак санала.
Профилактика чаралары
Кырмыскаларны кире кайтармас өчен даими профилактика алып бару бик мөһим. Моның өчен иң элек тләне вакытында юк итәргә кирәк, чөнки ул кырмыскаларны җәлеп итә. Шулай ук бөтнек, лаванда, сарымсак, календула кебек бөҗәкләрне куркыта торган үсемлекләр утырту да нәтиҗәле ысул булып санала. Туфракны даими йомшарту кырмыскаларның юлларын бозарга ярдәм итә.
Моннан тыш, участокны һәрвакыт чиста тоту, азык калдыклары калдырмау зарур. Иске такта, пленка һәм башка кирәксез әйберләрне вакытында җыештырып тору да оялар барлыкка килүне киметә. Шулай ук бакча корылмаларын даими тикшерү, мөмкин булган яшерен урыннарны вакытында ачыклау һәм бетерү мөһим профилактик чара булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев